Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгында яңа көчләр белән

2020 ел Лениногорскида авыл хуҗалыгы тармагы өчен җиңелләрдән булмады. Шулай да аграрийлар барлык ресурсларны файдаланып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүен дәвам итә.


 

 

Узган ел безнең район өчен икмәкле ел булды, дияргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматына караганда, басу-кырлардан 105 мең 800 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, бу 23 мең тоннага артык. Районда 73 мең 730 гектардан артык сөрү җирләре бар. 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсеннән кергән табыш 1 миллиард 750 миллион сум тәшкил иткән, 2019 ел белән чагыштырганда, 27 процентка күбрәк.

Узган елда районга авыл хуҗалыгы җитештерүенең яңа технологияләре белән көчле аграр предприятие – “Август-Лениногорск” килде. Предприятие районда 25 мең гектар җирләрне эшкәртә. Алар карамагында 2 мең 200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә.
Лениногорск Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов әйтүенчә, аграр предприятие эшчәнлеген киң рәвештә башлады: предприятие үсеше өчен кертелгән инвестицияләр күләме 1 миллиард сум тәшкил итә, ди.

-    “Август-Лениногорск” –  үсемчелектә дә, терлекчелектә югары технологияләр белән эшли торган җәмгыять.  Районның аграр тармагына цифрлы программаларны кулланылышка кертте. Авыл хуҗалыгы техникалары көчле, куәтле, заманча. Хезмәткәрләр өчен уңайлы эш шартлары билгеләнгән, биредә 200дән артык хезмәткәр эшли. Аларга лаеклы хезмәт хакы түләнә. Җәмгыять эшкә яшь белгечләрне дә җәлеп итте. Федераль программа буенча яшьләргә торак йортлар төзелә. Бу инде хуҗалыкка яшьләрне дә тарту, авыл җирлегендә эшкә калырга мөмкинлек бирү дигән сүз. Җәмгыять үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгырту буенча да эш алып бара: санаторийларга юлламалар тапшырды. Авыл җирлекләрендә бәйрәм чараларына финанс ярдәме дә күрсәтә, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.

Киләчәктә Ялтау авылындагы терлекчелек комплексы әлеге юнәлештә яңа бер адым булачак. “Август-Лениногорск” Керкәле комбиазык заводы территориясендә ашлык киптерү комплексы төзеде, димәк, бөртеклеләр күләме артачак һәм ашлык сыйфаты да яхшырачак.


Реклама хокукында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев