Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы комбайнчылары 50 һәм 30 мең сумлык премияләргә дәгъва итә ала

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика конкурсы башлану турында игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктыру күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 490 җиңүчене билгеләячәк.

Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Алар 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда чаптыручыларга биреләчәк, алар 3 төркем чапкыч буенча билгеләнәчәк.

Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең күләмендә премия алачак.

Розалия Мостафина фотосы

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/02/168985/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев