Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида ерткыч хайваннарга вакцинация ясала

Район ветеринария берләшмәсе аучылар белән берлектә кыргый ерткыч хайваннарның йөрү юлларына вакциналы алдавыч җимнәр куеп, аларны котыру чиренә каршы иммунлаштыру эшен башлады. Агымдагы елның өч ае эчендә Татарстанның 9 районында ун котыру авыруы очрагы теркәлгән. Узган ел исә безнең районда авыруның ике очрагы булды. Төлкеләр авылларга, фермаларга килсә дә, быел...

Район ветеринария берләшмәсе аучылар белән берлектә кыргый ерткыч хайваннарның йөрү юлларына вакциналы алдавыч җимнәр куеп, аларны котыру чиренә каршы иммунлаштыру эшен башлады.


Агымдагы елның өч ае эчендә Татарстанның 9 районында ун котыру авыруы очрагы теркәлгән. Узган ел исә безнең районда авыруның ике очрагы булды. Төлкеләр авылларга, фермаларга килсә дә, быел әлегә контактка керү очрагы булмаган, киләчәктә дә безне читләтеп үтәр дип өметләник. Татарстанда котыру чире буенча эпизоотик хәлне яхшырту максатыннан, районнарга "Рабивак-О/333" дигән вакцина кайтарыла башлаган.

- Безнең районга 14 мең доза вакцина кайтарылды, - ди ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов. - Ул төлке, янут төрендәге этләр өчен. Инфекцияне йоктыручылар да шулар бит. Мондый вакцинаны 2013 елда кулланган идек. Быел да нәтиҗәсе булмый калмас, - ди ул.

Вакцина тышкы кыяфәте буенча шоколад плитәсенә охшатып брикет итеп ясалган, эченә сыек вакцина капсула белән урнаштырылган. Җимнең составы май һәм балык оныннан тора. Аны ашаганнан соң хайванда котыру чиренә каршы иммунитет формалаша һәм бер ел саклана икән. Җим-брикет башка төр хайваннар (шул исәптән йорт хайваннары да) һәм кошлар өчен зарарсыз. Рашат Әхмәтов әйтүенчә, җимне урманнарга һәм урман паркы территорияләренә урнаштырачаклар. Бер атнадан соң парклардан вакцинаның калдыкларын кире җыеп алачаклар, ә урманда исә ул кала. Исәп-хисап буенча бер квадрат километрга 20-25 брикет куелырга тиеш икән. Вакцинация елга ике тапкыр үткәрелә.

Ул көнне берләшмәдә ветеринария белгечләре һәм райондагы аучыларны җыеп, җим-брикетны кую, урнаштыру буенча инструктаж үткәрелде. Нәкъ менә аучы халкы кыргый хайваннарның йөрү юлларын белә, маршрутлары билгеле.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев