Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскига көньяк-көнчыгыш районнарыннан ветеринар-санитар экспертлар җыелып, тәҗрибә алмашты (ФОТОЛАР)

Районыбыз җирлегендә көньяк-көнчыгыш районнарыннан ветеринар-санитар экспертлар җыелып, үзара тәҗрибә алмашты, бер уңайдан районда эшләүче сугым цехының эшчәнлеге белән танышып, кайбер эш моментларын үзебездә дә кулланырга кирәк дигән фикергә килделәр. Ветеринар-санитар экспертларга зур вазифа йөкләнгән. Алар туклану оешмаларына, мәгариф, сәламәтлек учреждениеләренә, сату нокталарына китүче ит, сөт продуктлары, балык, йомырка ише азык-төлек...

Районыбыз җирлегендә көньяк-көнчыгыш районнарыннан ветеринар-санитар экспертлар җыелып, үзара тәҗрибә алмашты, бер уңайдан районда эшләүче сугым цехының эшчәнлеге белән танышып, кайбер эш моментларын үзебездә дә кулланырга кирәк дигән фикергә килделәр.


Ветеринар-санитар экспертларга зур вазифа йөкләнгән. Алар туклану оешмаларына, мәгариф, сәламәтлек учреждениеләренә, сату нокталарына китүче ит, сөт продуктлары, балык, йомырка ише азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгын тәэмин итә. Киңәшмә эшендә катнашкан республика Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов әйткәнчә, аларның эше артыннан тикшереп йөрүче юк, "Шунлыктан ялгышлыклар-хаталар җибәрмичә, барлык таләпләрне үтәп эшләргә кирәк", ди ул.

Ул көнне Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Чирмешән һәм Лениногорск районнарыннан ветсанэкспертлар, ветеринария берләшмәләре начальниклары һәм ветеринар җыелган иде.

Киңәшмәнең беренче өлеше Зәй-Каратайдагы сугым цехында үтте. Билгеле булганча, ул узган ел ачылган иде. Ике йөздән артык квадрат метр мәйданны биләп торучы, барлык таләпләрне үтәп эшләүче цех тирә-юнь район вәкилләренә ошады, "безгә дә шундый булса", дигән сүзләр ишетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев