Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскилылар Болгарда бүләкләнде

Спасс районы Болгар шәһәрендә “Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмә узды, анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Лениногорск делегациясе дә катнашты.


Семинарга республиканың төрле районнарыннан 300дән артык катнашучы җыелды. Безнең районнан авыл башлыклары, гаилә фермалары, шәхси хуҗалык җитәкчеләре, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов катнашты.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүче программалар, шәхси хуҗалыкларда мал санын саклау, авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә кагылышлы сораулар каралды.

Киңәшмә ахырында ел саен авыл җирлекләре арасында уза торган конкурс җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында Яңа Иштирәк авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова бар. Ул “Авылда мал санын арттыруны һәм саклап калуны тәэмин итү” номинациясендә җиңүче дип табыла.

Юлтимер авылыннан Альбина Зиятдинова “Терлекчелек буенча иң яхшы шәхси хуҗалык” номинациясендә җиңүче булды. Аларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

 

фото http://www.gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев