Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскиның аграр предприятиеләрендә эшләүче яшь белгечләр конкурста катнашты

 Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  агропромышленность комплексының  яшь хезмәткәрләре  арасында «Һөнәре  буенча  иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне  бүләкләү  тантанасы узды. Әлеге конкурста Лениногорскиның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче яшь хезмәткәрләр катнашты.


 “Сатурн-Урал” хуҗалыгыннан мал табибы Илназ Ситдиков, шул ук хуҗалыктан агроном Ринат Исмагилов, “Зеленогорский” бүлекчәсеннән машина белән саву операторы Румия Дәүләтова, “Маркс” хуҗалыгыннан Зиннур Шириев конкурсның лауреатлары булды, диплом һәм  истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Хезмәткәрләр конкурсның практик өлешендә үз осталыкларын күрсәтте, теоретик өлештә сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук конкурс барышында республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән очрашуда да катнаштылар.

Конкурс Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк  иҗтимагый  оешмасы  белән  берлектә  оештырылды.   

http://agro.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X