Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Маркс” хуҗалыгының машина-трактор паркында эш кайный (ФОТОЛАР)

"Маркс" хуҗалыгының (Куакбаш) машина-трактор паркында ремонт бара. Ул быел гамәлгә кергән "Машина-трактор паркларында капиталь ремонт" республика программасы нигезендә башкарыла. Биредә паркның түбәсен яңартуга тотынганнар, моннан тыш тәрәзәләрне алыштыру күздә тотыла, идәнгә бетон җәяргә булганнар. Паркның нигез өлешен дә яңартачаклар икән. Хуҗалыкның инженеры Альберт Камалетдинов әйтүенчә, электрүткәргечләрен дә алыштырачаклар, димәк, киләчәктә...

"Маркс" хуҗалыгының (Куакбаш) машина-трактор паркында ремонт бара. Ул быел гамәлгә кергән "Машина-трактор паркларында капиталь ремонт" республика программасы нигезендә башкарыла.

Биредә паркның түбәсен яңартуга тотынганнар, моннан тыш тәрәзәләрне алыштыру күздә тотыла, идәнгә бетон җәяргә булганнар. Паркның нигез өлешен дә яңартачаклар икән. Хуҗалыкның инженеры Альберт Камалетдинов әйтүенчә, электрүткәргечләрен дә алыштырачаклар, димәк, киләчәктә гаражыбыз якты булыр, ди ул. Механизаторлар ремонт булганнан соң, кыш көне дә уңайлы булачагына ышана.

Хуҗалыктагы техникалар өчен гараж "икенче өй" диярлек. Механизаторлар шунда төзәтә, майлый-җайлый, дигәндәй. Әнә Илфир Сәйфетдинов та кырдан гаражга кайткан, бераз карыйсы бар, ди. Ул үзе басуда МТЗ тракторына пресс-җыйгыч тагып, саламны тюклауда эшли. Көненә 80-100 тюк була икән, хәзер кимеп бара инде, ди. Печән вакытында исә аны тюклауда да катнашкан.

Шул ук машина-трактор паркы янында икенче механизатор Гали Мөхетдинов эретеп ябыштыручы Ринат Кашапов белән агрегат янында эшлиләр иде.

Ирек Мортазин яңа "Кировец К-744R1" тракторында эшләячәк. Ул аңа техник хезмәт күрсәтү белән мәшгуль. Аннары механизатор әлеге техника белән туфрак эшкәртүдә катнашачак.

"Маркс" хуҗалыгында кышка мал азыгын хәстәрләү чарасын да күргәннәр. Биредә 1 мең 233 баш мөгезле эре терлек, шуның 300е- савым сыеры.

2 мең 600 тонна сенаж, 1 мең 150 тонна салам әзерләнгән.

Язманың тулырак вариантын "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.

Розалия Мостафина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X