Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район хуҗалыкларында чәчү эшләре тиздән тәмамланачак (фото)

Район хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамлану алдында тора. Республиканың башка районнарына караганда, соңгылары булып керешсәләр дә, игенчеләр кыр эшләрен кызу темпта алып барып эшли. "Спартак" агрофирмасында (Түбән Чыршылы) эш күләменең күп икәнен аңлап, бар көчне чәчүгә юнәлткәннәр. Хуҗалык 1 мең 696 гектарда язгы культуралар чәчәргә планлаштырган, бүгенге көндә 1 мең 290...

Район хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамлану алдында тора. Республиканың башка районнарына караганда, соңгылары булып керешсәләр дә, игенчеләр кыр эшләрен кызу темпта алып барып эшли.

"Спартак" агрофирмасында (Түбән Чыршылы) эш күләменең күп икәнен аңлап, бар көчне чәчүгә юнәлткәннәр. Хуҗалык 1 мең 696 гектарда язгы культуралар чәчәргә планлаштырган, бүгенге көндә 1 мең 290 гектар чамасы орлыклар җиргә иңдерелгән. Хуҗалыкның кырлары буйлап йөрткәндә, җитәкчесе Фирдүс Өметбаев кыскача эш барышын сөйләп алды. Аның әйтүенчә, солы, борчак, арпа, берьеллык үләннәр чәчүнең эше төгәлләнгән. Чәчүлек җирләренә ашламаны да мулдан керткәннәр: бер гектарга 67 килограмм тәэсир итү көчендәге минераль ашлама туры килә. Уҗым культуралары 600 гектарда, күпьеллык үләннәр 550 гектарда тукландырылган.

Кырда өч агрегат чәчүдә эшли. Шуларның берсе янына тукталдык. Биредә К-700 тракторында Александр Зиновьев, агрегат тагып, катнаш азык культурасын чәчүдә эшли иде. Техниканың "яше" 28 ел чамасы булса да, әле көненә 35-40-45 гектар эшли икән. Аның янында ике ярдәмче - чәчүчеләр: Руслан Хәниев, Илья Комбаров. Алар биредә командировкада, авылда торып эшлиләр. Хуҗалыкта килеп эшләүчеләргә иртәнге аш та каралган. "Көненә өч тапкыр ашыйбыз, иртәнгесе ашханәдә, калганнары кырда. Кайткач мунча да керәбез. Тору, эш шартлары канәгатьләндерә, зарланмыйбыз", ди алар. Орлыкны "КамАЗ" машинасы белән амбардан кырга Җәмил абый Сәйфиев ташып тора.

"Спартак"ның Югары Чыршылы ягындагы кырда Әсхәт Насыйбуллин ямь-яшел булып чыккан уҗымнарны тырмалауда эшли иде. Бу эшне вакытында башкарырга кирәк икән. "Болай кышны яхшы чыкканнар кебек күренә, матур булып үсәләр", ди Әсхәт абый, көненә 60 гектар җирне эшкәртә ала.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев