Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда "Хәбибуллин" хуҗалыгы язгы бөртеклеләр чәчүне төгәлләде (фотолар)

Районның иң ерак почмагында урнашкан “Хәбибуллин Ф.З” фермерлык хуҗалыгында язгы бөртекле культуралар һәм кукуруз чәчү төгәлләнгән инде.

Хәзерге вакытта орлык өчен көнбагыш чәчү бара. Хуҗалык җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин әйтүенчә, ул 120-130 гектарда булачак.
-    Узган ел да уңышы яхшы гына булды. Менә бу кырда “Авангард” сортын чәчәләр. Аны Казаннан алып кайттык. Ул югары репродукцияле гибрид сорт. Уңышы да әйбәт була. Корылыкка да чыдам. Моннан соң рапс кала әле, анысы соңрак, - ди Фәнзәт Зиннәтуллович.
Көнбагыш чәчүдә катнашучы Урмышлы механизаторлары турында уңай фикердә тора җитәкче. “Һәрвакыт ярдәмгә ашыгалар. Бер карусыз эшлиләр”, ди. Наил Каюмов белән Хәсән Могыйнов алтмыштан өстә булсалар да, бер елны да чәчүдән калганнары юк. Иске техниканы да яңа итеп тотып, фидакарьләрчә эшлиләр икән. Наил абыйның тракторы да күптәнге. “Мондый  техника хәзер юктыр да инде, музейга куярлык”, ди шаяртып. Шулай да чәчүдә сынатмый, 100 гектарда кукурузны да тиз арада чәчеп бетергәннәр. Авыл хуҗалыгында күптәннән: армия хезмәтеннән кайтуга ул вакыттагы “Авангард” колхозына эшкә керә. Колхоз таралгач, фермер хуҗалыгында төп көчләрнең берсе була. Чәчү тәмамлангач, печән җыюда катнашачак.
-    Эшкә килүе бер рәхәтлек кенә, - ди Наил абый Каюмов. – Шунда эшләп чыныктык бит инде без. Көнбагыш өчен җир тигез булуы кирәк, - ди ул. 
Трактор артында чәчкечкә ике рәттә тартмалар урнаштырылган. Берсендә минераль ашлама, икенчесендә көнбагыш салынган. Сигез тартмага 25 килолы өч капчык симәнә керә икән. Орлыкны складтан ГАЗ машинасы белән Хәсән абый Могыйнов ташып тора. Ул Наил абыйның классташы. Эшкә теләк аны шулай ел саен җаваплы чорда басуга алып килә. 
-    Машина үземнеке. Шундый вакытта өйдә торып булмый. Хәзер орлык ташыйм, аннан печән башлана, исәнлек булсын, уракта да катнашырмын, - ди Хәсән абый.

текст һәм фото авторы: Розалия Мостафина


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев