Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Сатурн-Урал” хуҗалыгында техника гел яңарып тора

Монда елның һәр фасылындагы эшкә ныклап торып керешәләр һәм әйтергә кирәк, техника паркы да әледән-әле яңартылып тора. Быел гына да берничә техникага ия булганнар. Мал азыгы әзерләүдә - алар беренче ярдәмче булып тора. Кырда рулондагы печәнне җыеп, азык цехына алып кайтып, бушату кебек гамәлләрне башкара торган агрегатны мактап туя алмадылар....

Монда елның һәр фасылындагы эшкә ныклап торып керешәләр һәм әйтергә кирәк, техника паркы да әледән-әле яңартылып тора. Быел гына да берничә техникага ия булганнар. Мал азыгы әзерләүдә - алар беренче ярдәмче булып тора. Кырда рулондагы печәнне җыеп, азык цехына алып кайтып, бушату кебек гамәлләрне башкара торган агрегатны мактап туя алмадылар. Аны "34х33х33" схемасы буенча "Татнефть" катнашында алганнар. Әлеге программадан нефть районнары хуҗалыклары файдалана: техниканың яисә агрегатның 33 процентын нефть компаниясе түли, 34 проценты хуҗалык бюджетыннан алына, 33 проценты исә дәүләттән субсидия рәвешендә кайта.

Менә шушы агрегатны тракторына тагып, кырдан печән ташуда Фәнил Галиуллин эшли.

Рулонда печәннәрне алып кайтып, азык цехына бушаткан иде инде. Авыл хуҗалыгында 1982 елдан бирле механизатор булып эшләүче Фәнил Галиуллин Кирлегәчнеке. Аның эштән бушаганы юк, менә тиздән урак башлануын көтә, комбайнын да карап-төзәтеп куйган, эшкә әзер, ди.

Хуҗалыкта ике яңа "Беларус" тракторы да гөрләп эшләп тора. Аның берсенә Марат Локманов утырган, тракторга пресс-җыйгыч агрегаты таккан. Анысы да яңа гына кайткан. Кырдагы печәнне шуңа төргәкләтә җыйган. "Тоткарлыксыз эшләгәндә көненә 60-70 данә тюклап була", ди. Туган авылында - Сарабикколда мәктәпне тәмамлагач та 1991 елда тракторга утырган Марат эшнең җаен белеп бетергән инде.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X