Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан игенчеләре дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгын җыйды

Бүгенге көнгә Татарстанда игеннәр 1 миллион гектардан артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 проценты үтәлгән. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Бер гектардан уртача уңдырышлылык 37,4 центнер тәшкил итә. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыюны төгәлләде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Чынлы»  Актаныш районының "Н.Баян ис.", Әлки районының "Хузангай" тәмамлады.

Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу – көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары да чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70 проценттан артык чәчелгән.

Лениногорск аграрийлары 28 август көненә 85 мең тонна бөртекле суктырган. Уңыш гектарыннан 31 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев