Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда июльдә "Кыр көне - 2020" күргәзмәсе узачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда ачык һавада «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.

 

“Кыр көне – 2020” Лаеш районында ачык һавада узачак. Күргәзмә эшлекле форматы белән генә түгел, ә, көзге культуралар, аннары сабан культуралары чәчүдән башлап, аңа ел буе катлаулы эзерләнү тәртибе белән дә аерылып тора. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы күрсәтмә чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән турыдан-туры танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары күрсәтеләчәк.

Эшлекле программа кысаларында агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.

Үткәрү урыны – Татарстан Республикасы Лаеш районы (Олы Кабан авылы янында).

 

Фото: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1759516.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев