Реклама
29 гыйнварда 11 гимназия укучылары Эвелина Михайлова һәм Аделина Загретдинова (җитәкчеләре Рошания Хәсәншина,Фәридә Әхмәтшина) Яр Чалы шәһәрендә уздырылган "Беренче адымнар" ("Первые шаги") республикакүләм яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында катнаштылар.Бәйгенең нәтиҗәләре 3 февральдә билгеле булачак. Яшь артисткаларыбызга уңышлар телибез. Беренче генә адымнары булса да, адымнары ныклы булсын,юллары ачык булсын. Эвелинаның әти-әнисенә спонсорлык ярдәм...
29 гыйнварда 11 гимназия укучылары Эвелина Михайлова һәм Аделина Загретдинова (җитәкчеләре Рошания Хәсәншина,Фәридә Әхмәтшина) Яр Чалы шәһәрендә уздырылган "Беренче адымнар" ("Первые шаги") республикакүләм яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында катнаштылар.Бәйгенең нәтиҗәләре 3 февральдә билгеле булачак.
Яшь артисткаларыбызга уңышлар телибез. Беренче генә адымнары булса да, адымнары ныклы булсын,юллары ачык булсын. Эвелинаның әти-әнисенә спонсорлык ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Рошания Хәсәншина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз