Заман сулышы

Абыемның якты хатирәсе

Сабантуйлар батыры, шахтер, нефтьче, язучы Әсраргалигә - абыем Галиевкә багышлыйм. Әсраргали, әгәр исән булса, быел 16 октябрьдә 74 яшь тулган булыр иде, тик ул фани дөньядан бик иртә - 60 яшендә 12 августта китте. Мин абыем белән горурланам, аны хөрмәт итәм, сагынып искә алам. Абыем хакында хатирәләремне сезнең газет аша...

Сабантуйлар батыры, шахтер, нефтьче, язучы Әсраргалигә - абыем Галиевкә багышлыйм.

Әсраргали, әгәр исән булса, быел 16 октябрьдә 74 яшь тулган булыр иде, тик ул фани дөньядан бик иртә - 60 яшендә 12 августта китте. Мин абыем белән горурланам, аны хөрмәт итәм, сагынып искә алам. Абыем хакында хатирәләремне сезнең газет аша җиткерәсем килә.
Без Әлки районының Түбән Биктимер авылында туып үстек. Иң беренче, иң якты хатирәләр яз айлары белән бәйле. Яз айлары бездә бигрәк матур. Яз җитүгә җирнең көче арта, җылысы авыл урамнарына кереп тарала. Гөрләвекләр гөрли, күбекләре ярга сыйпала. Умырзая кар катлавын тишеп, кояшка үрмәли. Туган җиргә ямь тарата. Авылның тау башлары яшел үләнгә күмелә, сыерчыклар сайрый. Көчле елга сулары буаларны ватып, ярларыннан чыгып, болыннарга кереп югала. Шул вакытта олысы-кечесе тау башына - яшел аланга ташу карарга җыела иделәр. Анда учак ягу, бәрәңге пешерү, җыр-моң, төрле уеннар, көрәшү, гер күтәрү, түгәрәк уеннары, дисеңме. Тау башы гөрләп тора иде. Авыр елларга карамастан, авыл халкы бердәм эшләп, яз аен да бердәм булып каршы ала иде.
Авыл халкы ял иткән тау башына, кулына сөлге алып, ышанычлы адымнар белән Әсраргали дә менә. Кара бөдрә чәчле, ялан тәпиле булыр иде үзе. Ул яшьтән үк көрәшергә яратты. Аның ял итәргә вакыты юк, бәрәңге бакчасын казырга кирәк. Әни эшне барыбызга да бүлеп бирә иде, аннары бәләкәй энекәшен дә карарга кирәк. Анда дусларын, авылдашларын, кунак егетләрен берәмләп сыртына сала иде. Яшел аланда бәрәңге ашап, яшьләр белән уйнап-җырлап ала да, ашыга-ашыга кайтып китә.
Безнең гаиләдә 11 бала була, өчесе бер яшькә дә җитмичә үлә. Әни сигез бала белән барлык авырлыкны үз җилкәсенә алды, балаларны яратып, җан җылысын биреп үстерде.
Әтине 10 елга төрмәгә ябалар. Әби-бабайларны, бала-чагаларны ачлыктан алып калганы өчен. Бу 1944 елда була. Ул вакытта яхшы эш өчен дә утыртканнар. Мин әти киткәч, өч айдан якты дөньяга килгәнмен.
Михаил Горбачев ил башына килгәч, әтинең язмышын ачыклый башладым. Ул колхоз рәисе булган. "Әтиең каракларга ярдәм иткән, кулларына сукмаган",- дигәннәр. 1948 елда Иркутск өлкәсендәге бер авыл каберлегендә җирләнгән. "Килеп йөрмәгез", диделәр, чөнки зират су астында калган.
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Әсраргали 18 чакрымдагы Алпар мәктәбенә укырга китте. Абыемның укырга теләге бик зур булган. Өстендә бишмәт, чалбары ямаулы, ләкин чиста иде. Бөдрә чәчле, матур гәүдәле яшь егетне Алпар халкы яратып, ихтирам итеп каршы ала. Алпар халкына рәхмәт. Мәктәп директорына һәм физкультура укытучысына бик зур рәхмәт. Рәхмәт Шамил абый Маннаповка, Наил абый Гатинга, алар безнең өйдә күп тапкыр булдылар.
Унынчы сыйныфта укыганда Әсраргали Әлки районында баш батыр булды. Ул 18 көрәшчене чистага аркасына салды. 6 ел батыр калган 130 килолы Газыйм абыйны өч тапкыр мәйдан уртасында аркасына салгач, Сабантуй халкы тынып калды. Яшь батырны һавага чөйделәр. Ул вакытта аңа 16 яшь иде. Әти исән булса, тәмле ашап үссә, спортзалга йөрсә, ул тракторны күтәреп бәргән булыр иде. Без аның белән авылга кергәндә машинаны күтәреп керә идек. Хәзер, Ходайга шөкер, быел июль аенда асфальт җәйделәр, юллар җайланды.
Салым түләтәләр иде ул вакытта, ә акча юк. Әни сыерны сатарга туры килер, дип сүз башлады. Шунда сыер, әллә күңеле сизеп, бичара, тәрәзә янына килеп, әнигә карап тора икән, ә күзләреннән мөлдерәп яшь ага малкайның, күрәсең, безне калдырып китәсе килмәгәндер.
Урта мәктәпне тәмамлагач, абый Хәрби-диңгез флотында хезмәт итте. Ул тәлгәш-тәлгәш бөдрә кара чәчле, матур төз гәүдәле, бик тә җитез, көчле егет иде. Герләр белән күнегүләр ясый иде. Иван Поддубный кебек. Ул булган җирдә җыр-моң, Сабантуй иде.
Абыем районның иң матур, иң гүзәл кызына өйләнде. Аның исеме Зөлфия, ә минем өчен матур апа булды. Аларның өч балалары туды. Барысы да яхшы, исән-иминнәр, Аллага шөкер.
Әсраргали 7 ел җир астында шахтада, забойда эшләде. 1973 елда Прокопьевск шәһәреннән Татарстанга кайтып, Лениногорск шәһәренә урнаштылар. Читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлады. Шамил абый Бикчурин белән бик тә дус булып яшәделәр.
Яшь һәм көчле вакытында Сабан туйлары батыры булган Әсраргали әдәбият мәйданында да сынатмады. Сукыраеп, беренче группа инвалид булуына карамастан, бик тырышты, күркәм әсәрләр язды. Аның "Төнге җыр", "Асыл кошым минем", "Якты көн", "Әтием пилоткасы" повестьлары үзе исән вакытта ук китап укучыларның рухи юлдашына әверелде. Ул иң авыр эшләрдә эшләде, ялагай булмады, дөрес кеше иде. Инде сәламәтлеге тәмам какшап, күзләре бөтенләй начарайгач та зур лупалы күзлек аркылы баш күтәрмичә язды, әйтәсе сүзен халкына җиткерергә омтылды. Киң колачлы, берничә дәверне үз эченә алган, 4 томнан торган "Гали батыр" романын ул киләчәк буынга мирас итеп калдырды. Әле исән булса, безне үзенең әсәрләре белән сөендерер иде. Абыем ярдәмчел, дөрес һәм коры кеше иде. Тормыш чәчәге матур апа аны аңлап яшәде.
Гомер буе туган иленә хезмәт иткән, Сабантуй мәйданындамы, әдәбият киңлекләрендәме үзен-үзе аямыйча эшләгән Әсраргали Галиев 60 яше дә тулмаган көе безнең арабыздан китте. Әмма ул үзеннән соң якты эз, күркәм эшләрен халкына үрнәк итеп калдырды.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: