Ял көннәрендә авылга кайтып барышыбыз иде. Тимәшне узганда, ат арбасына төялешкән бер көтү егетләрне күреп алдык. Аларның шаярышып-көлешеп йорттан-йортка кереп, сөлге-яулык җыеп йөрүләре икән.
Куакбаш авылына килеп кергән идек, анда да халык, олысы-кечесе, шау-гөр килешеп Сабан туена бүләк җыя. Бу юлы түзмәдем, машинадан төштем дә, "сабантуйлылар"ны фотосурәткә төшердем.
Сабан туе...