Заман сулышы

Без дә солдатта булдык...

1949 елда Шөгер промкомбинатында эшләгән чагымда армиягә китәргә дигән язу алдым. Келәүле станциясеннән поезд белән Казанга килеп төштек. Монда өч көн буена хәрби комиссариатның сәке-нарларын "шомартканнан" соң, вагоннарга төялеп, Көнчыгышка юл алдык. Состав бик зур. Август башлары. Көннәр кызу, вагоннарда вентиляция юк. Көндезләрен кыр уртасында туктап, бер тапкыр ашаталар. Ун...

1949 елда Шөгер промкомбинатында эшләгән чагымда армиягә китәргә дигән язу алдым. Келәүле станциясеннән поезд белән Казанга килеп төштек. Монда өч көн буена хәрби комиссариатның сәке-нарларын "шомартканнан" соң, вагоннарга төялеп, Көнчыгышка юл алдык. Состав бик зур. Август башлары. Көннәр кызу, вагоннарда вентиляция юк. Көндезләрен кыр уртасында туктап, бер тапкыр ашаталар. Ун көнләп барганнан соң, Иркутск шәһәренә килеп җиттек. Мунча кердек, чәчебезне алдылар, киемнәрне кыздырдылар. Вагоннарга дезинфекция ясап, тагын юлга кузгалдык. Байкал күле тирәсендә төшке аш ашап алгач, көннең кызулыгына түзә алмыйча, су керергә киттек. Мондый зур суны күрмәгән авыл малаена ул гаҗәеп матур, чиста иде.
Капчыгыбыздагы сохари запаслары көннән-көн әзәя бара, шунлыктан поезд туктау белән акчалы кешеләр кибет-базарга йөгерә иде. Әле акчаңны тотып йөреп тә ашарга ризык таба алмыйсың, чөнки хәерчелек үзен сиздереп тора, ә сугыш тәмамланганга 4 ел узган. Улан-Удэ шәһәренә җиткәч кенә ливер казылыклары, пирожкилар күренә башлады. Хабаровскидан Амур елгасы аша составны паром белән Комсомольск шәһәренә чыгардылар. Советская Гавань шәһәренә килеп төштек. Әлегә кадәр якташлар белән бергә килгән булсак, монда төрлебезне төрле якка тараттылар. Мин авылдашым Гатуф Гәрәев белән шушында калдым, ул - элемтә батальонына, мин - артиллериягә эләктем. Безне "вакытлыча" дип, палаталы шәһәрчеккә алып килделәр. Бер палаткага унар солдат урнашты. Астыбызга нарат-чыршы ботаклары җәеп, өстебезгә - шинельлебезне ябып, йоклый идек. Төп эшебез - карьерда машиналарга таш төяү. Ун көнгә бер ял биргәндә елгага барып киемнәрне юабыз, су керәбез. Ашау-эчү дә ачык һавада. Ләкин салкыннар башлангач, палаткадагы суыкка түзеп булмый иде, күбесе чирләде.
Икенче җиргә күчерделәр, монда казармаларда яши башладык. Ләкин, барыбер, салкын үзәккә үтте, төнлә аяк чолгауларын аска салып ятып киптердек. Бер яхшы ягы истә калган - ничә айдан соң беренче мәртәбә мунча кердек. Монда озак тотмадылар, тагын "вакытлыча" дип, башка урынга килдек. Биредә төп эшем - ашарга пешерүчеләр кайтып киткәч, иртәнге ашка солдатларга ипи, майны бүлеп кую иде. Ипине бер көнгә 900 грамм, май - 30 грамм, шикәрне 52 грамм бирделәр. Консерв банкаларын, барысын да тәртипләп тезеп куя идем. Төнлә белән эшләсәң, көндез - буш. Йоклап алырга да була. Тик рәхәт вакытлар бер айдан бетте, чөнки палаткабыз янды да, башка җиргә алып киттеләр.
Путятино дип аталган урынга килеп төштек. Ул өч ягыннан диңгез, бер ягыннан урман белән әйләндереп алынган. Монда өр-яңадан оешкан зенит артиллерия дивизиясендә хезмәт итәчәкбез. Ә җәй көне үзебезнең пушкалар янында землянкалар төзергә тиеш булабыз. Командир "Кем ашарга пешерүче булып эшли ала?" дигәч: "Мин", дип җавап бирдем, чөнки бу өлкәдә бераз тәҗрибәм бар иде. Ашарга пешерүчене атнага бер тапкыр алыштырырга кирәк икән.
Безне мунча кертеп, чиста эчке киемнәр бирделәр, ниһаять, чын кеше итеп тойдык, безнең өчен солдат тормышы шул вакыттан башланды. Дәресләр, устав өйрәнү, төрле кораллны куллану буенча укулар узганнан соң, 1950 елның 23 февралендә ант кабул иттек. Шуннан соң корал тотып, часовойлар булып караулга йөри башладык. Яз җиткәч, землянка ясарга тотындык. "Көзгә чаклы ясап бетерергә", дигән боерыкны үтәми хәлең юк. Ашау-эчү ягы әйбәт оештырылган иде. Без озак вакыт туйганчы ипи ашамаган солдатлар өчен мондагы ашатуны "бал-майда йөздек", дип әйтеп булыр иде. "Дедовщина" дигән күренеш бездә булмады, командирлардан кала, "карт" солдатлар армиядә күренмәде.
Пушкадан ату буенча өйрәнүләр узабыз. Көндез дә, төнлә дә тревога бирәләр, пулясыз патроннар белән күнегүләр ясап вакыт дигәнең сизелми дә калды. 1951 елның җәе җитте. Самолетка каршы чын снаряд белән аттырып, чыныктыра башладылар. Беренче залптан соң бөтенләй колаклар тонды, хәтта берничә көн сөйләшә алмыйча йөрдек.
Полк мәктәбендә өч ай укыганнан соң кече сержант исеме алып, частьта отделение командиры булып хезмәт итә башладык, ә үзебезнең командирлар кайтып китте. Шул вакытта күп итеп китап укуга кызыксынуым артты. Спорт ярышларында актив катнаша идем. Гармун уйнап, үзешчән сәнгать концертларыннан читтә калганым булмады.
Безнең солдат еллары Америка белән Корея арасындагы сугыш башлану вакытына туры килде. Шунлыктан, берара чынлап торып сугышка әзерләнеп, пушкалар яныннан бер адым да читкә китмәдек, һәрвакыт әзер булдык.
1952 елның җәй аенда узган күнегүләрнең берсе аеруча истә калган. "Газ" дигән тревога булу белән, көн кызу булуга да карамастан, өстебезгә комбинезон, противогаз, аякка резин итекләрне киеп куйдык. Безгә күрсәтмичә генә пушкаларны, юлларны газ белән агулап чыкканнар. Безнең төп максат - шул газ белән агуланган урыннарны зарарсызландыру. Бу бик авыр сынау булса да, биремне үтәп чыктык, әле алдан: "Әгәр берәр солдат агуланса, күнегү яңадан кабатлана", дип кисәтү ясагач, куркуга да төшкән идек. 1953 елның гыйнвар аенда ике айлык ялда булып килдем. Шуннан соң Владивостокка командировкага киттем. Анда яңа 100 миллиметрлы зенит пушкалары китергәннәр, шуларны яшь солдатларга өйрәтеп, ике ай күнегүләр үткәрдек.
Июль аенда демобилизацияләргә дигән хәбәр булды, ләкин алмашка солдатлар килеп җитмәү сәбәпле, тагын өч айга хезмәт итәргә калдырдылар. "Менә туган якларны тиздән күрәм", дия-дия, кайтыр вакыт җитте. Яңадан товар ташый торган вагоннарга төялеп, 1953 елның 7 ноябрендә туган җиргә аяк бастым.
Солдат тормышы - зур сынау мәктәбе булды. Салкынны да, ачлы-туклы яшәүне дә, төрле матур географик урыннарны да - барысын да күрдек.
Теги: Армия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: