Заман сулышы

Армия тег белән яңалыклар

  • 9 октябрь 2016 - 11:31
    Быелгы көзге чакырылышка егетләребез әзерләнә
    Быел көзге чакырылыш вакытында Лениногорск муниципаль районнан 86 егет армия сафларына алыначак. Беренче чакырылыш 22 октябрьдә булачак, анда 10 егет шинель кияр дип көтелә. Егетләр коры җир армиясе частенда, һава-космик көчләр, ракета частьләрендә хезмәт итәчәк. Чыганак: http://www.leninogorsk-rt.ru
  • 15 май 2016 - 11:24
    Лениногорск егетләре армиягә китте
    Армиягә язгы чакырылыш бара, ул 1апрельдән башланып, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә Лениногорск хәрби комиссариатыннан егетләрнең беренче төркеме армиягә китте. Бу юлы 14 егет солдат шинеле киячәк. Аларның унысы илнең хәрби-һава көчләре гаскәрендә, калганнары хәрби-диңгез флотында һәм коры җир гаскәрендә хезмәт итәрләр дип көтелә. Егетләргә исән-сау шатлык белән...
  • 2 апрель 2015 - 11:30
    Лениногорскиның 124 егете шинель киячәк
    1 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Безнең районнан 124 егет солдат шинеле киячәк. Егетләрнең сәламәтлеген тикшерү буенча чакырылыш комиссиясе эшен башлаган инде. Беренчеләр апрель ахырында китәчәк. Шәһәр хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов әйтүе буенча, аларның күбесе Казандагы эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә яисә күрше регионнарда хезмәт итәчәк. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам...
  • 26 март 2015 - 05:34
    Армиягә язгы чакырылыш башлана
    Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылышка кагылышлы указны имзалады. Указ нигезендә быелгы язгы чакырылышта Россия буенча 150 мең 145 егет хәрби кием кияргә тиеш. Яз көне хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек егетләр 1 апрельдән алып 15 июльгә кадәр вакыт аралыгында алына. http://intertat.ru/
  • 5 июнь 2014 - 11:51
    Төз атлап – армиягә
    Узган атнада 12 нче лицей, Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе һәм "Яшьлек" спорткомплексы территорияләрендә район һәм шәһәр мәктәпләренең X сыйныф үсмерләре өчен кыр шартларында уку- өйрәнү җыеннары узды. Биредә алар физик һәм тактик әзерләнү үтте, стройда йөреп, Россия Кораллы көчләре уставы белән танышты. Җыен нәтиҗәләре буенча, 12 нче лицей һәм Тимәш...
  • 29 октябрь 2013 - 09:13
    Лениногорск егетләре шинель кия
    Көзге чакырылышта шәһәр һәм районнан 120ләп егет армия сафына алыначак, дип хәбәр итәләр хәрби комиссариаттан. Беренче озату 9 ноябрьдә була. Ул көнне армиягә 7 егет китәчәк. Алар Екатеринбург, Санкт-Петербург, Псков, Самара кебек шәһәрләргә китәр дип көтелә. Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
  • 2 апрель 2013 - 10:47
    Лениногорскилы 117 егет солдат булачак
    1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Шәһәр һәм районнан 117 егет солдатка алыначак, дип хәбәр итә Лениногорск хәрби комиссариаты.
  • 9 октябрь 2012 - 10:21
    Шинель кияр чак
    Лениногорск хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов хәбәр иткәнчә, быел армия сафларына шәһәр һәм районнан 103 егет китәчәк. Узган ел 128 егет солдат булган. Көзге чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Булачак солдатларның беренче төркемен 6 ноябрьдә озатырга планлаштыралар.
  • 17 май 2012 - 11:38
    Армиягә китә егетләр
    14 майда Лениногорск районыннан алты егет хәрби хезмәткә китте. Язгы чакырылыш 1 апрельдән башлап, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Май аенда тагын өч мәртәбә армиягә озату була. Чираттагысы - 19 майда, дип хәбәр итә шәһәр хәрби комиссариат хезмәткәрләре.
  • 7 март 2012 - 10:08
    Без дә солдатта булдык...
    1949 елда Шөгер промкомбинатында эшләгән чагымда армиягә китәргә дигән язу алдым. Келәүле станциясеннән поезд белән Казанга килеп төштек. Монда өч көн буена хәрби комиссариатның сәке-нарларын "шомартканнан" соң, вагоннарга төялеп, Көнчыгышка юл алдык. Состав бик зур. Август башлары. Көннәр кызу, вагоннарда вентиляция юк. Көндезләрен кыр уртасында туктап, бер тапкыр ашаталар. Ун...
Реклама