Заман сулышы

Гомер үтте синсез...

Әти дип әйтергә кызыкмы? Бик сәер тоеладыр бу сорау күпләргә. Ләкин аңа җавап әле һаман да таба алмыйм. Бер генә мәртәбә дә аңлы рәвештә үз әтисенә "Әти!" дип эндәшмәгән кешегә аңлатып кара син ул хисне... Рәхәтме икән "әти" дип эндәшү. Белмим. Әти дигән газиз кешем, ичмаса, бер мәртәбә дә төшемә...

Әти дип әйтергә кызыкмы?
Бик сәер тоеладыр бу сорау күпләргә. Ләкин аңа җавап әле һаман да таба алмыйм. Бер генә мәртәбә дә аңлы рәвештә үз әтисенә "Әти!" дип эндәшмәгән кешегә аңлатып кара син ул хисне... Рәхәтме икән "әти" дип эндәшү. Белмим. Әти дигән газиз кешем, ичмаса, бер мәртәбә дә төшемә кермәде.
Ничек керсен соң ул төшемә: мин бит аның кочып сөюен тоярга да, олы мәхәббәт хисләрен аңларга да, бераз моңлырак, сабыр күз карашын хәтерләп калырга да өлгермәгәнмен. Яшь ярымлык сабыйга әле табигать андый сәләтне бирә алмый шул. Югыйсә, гасабиланып: "Әти дип әйтергә кызыкмы", дип үземнең дусларымны тинтерәтер идемме дә, алар бәхетенә көнләшеп карар идемме?
Әйе, сугыш сабыйлар күңеленә беренче безне ятим итүче төшенчә булып керде. Ә соңрак, үсә төшкәч, "сугыш" дигән золымның аналарны улларыннан аеручы, хатын-кызларны тол калдырып, канатсыз итүче булуын аңладык. "Ирле кеше Идел кичкән, ирсез кеше акыра-бакыра калган". Бу аяныч мәгънәле мәкальне әниебез авызыннан күп мәртәбә ишеттек.
Хәер... Әтием, синең кыска гына, ләкин тирән эчтәлекле тормышың, гәрчә үзең безнең белән бергә булмасаң да, тормыш юлыбызны яктыртучы маяк булды. Без үскән авылда син бары дүрт ай гына яшәгәнсең. Шул арада халык күңеленә без - сабыйларны яраттырырлык, аякка бастырырлык җылылык биреп калдыргансың.
1941 елның 21 июнь көне. Беренче Майга (хәзерге Чирмешән районының Якты тау поселогы) ике укытучы килеп төшүе яшен тизлеге белән таралган. "Ике кызлары да бар икән. Бөтенләйгә безнең авылда калырга икән исәпләре", - дип сөенешкән ел саен укытучы алышынып торудан гаҗиз булган авыл халкы. Иртәгесен, 22 июньдә - Сабантуе. Ә сезнең, әтием, бәйрәмегез аннан да олырак. Ниһаять, чегәннәр кебек авылдан-авылга күчеп йөрүдән туеп, төпләнеп яшәр өчен урын тапкансыз. Менә сез карлыгач канатыдай кара чәчле, сылу гәүдәле ике яшь йөрәк Якты тау авылының матур табигате кочагында "Оя" корыр урыныгыз шул икән. Күрче, бу болыннарны, андагы хуш исле чәчәкләрне. Күрче, шул чәчәкләр өстендә очып-кунып уйнаучы күбәләкләрне. Ә ул күбәләкләрдән дә чибәррәк сез үзегез. Әтием, әнием бу төбәк сезнеке. Монда үсүче бәхетле сабыйларга сез аң-белем бирерсез. Авыл халкы сездән шуны өмет иткән.
Ах, шулай булсачы. Нигә ул 22 июнь иртәсе туды икән? Безне ятим итәр өченме? Якты таудагы якты көннәрегез шул иртәдә кара төннәргә әверелгән. Аерылышкан чакта соңгы тапкыр әниемнең озын толымнарын сыйпап, күз яшьләрен сөртеп: "Син ялгыз түгел, Хәдичәм. Балаларыбызны үзеңә мәрхәмәтле итеп үстер", - дигәнсең әтием.
Күз карашым нигә уйчанланды,
Син беләсеңме икән, юкмы икән?
Син кайтасы юлдан күзем алмый
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән...
Бу әнием җыры булып хәтеремә кергән, җыр колагымда мәңге яңгырый. Әтием, сиңа карата мәхәббәт хисләре әнием сагышы аркылы күчкәндер... Әнием, апам белән бергә без сине көн саен, сәгать саен тилмереп көттек...
...Урман-күлләренә аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән.
Аккош китәр урман-күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелдән.
Күпме аналарның, күпме "Әти" дип әйтергә тилмергән сабыйларның йөрәк сагышы бу сүзләрдә. Син нигә кайтмадың, әтием? Нигә?! Нигә... Бу сорауга җавап кайда? Гомер үтте синсез...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: гомер
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: