Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск балалар китапханәсендә Нәүрүзне каршыладылар (фотолар)

Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз яз, яшьлек дигәнне аңлата. Яз җитү белән бөтен татар халкы «Нәүрүз» фольклор бәйрәмен билгеләп үтә. «Нәүрүз» сүзе фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга...

Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бу татлы сүз яз, яшьлек дигәнне аңлата. Яз җитү белән бөтен татар халкы «Нәүрүз» фольклор бәйрәмен билгеләп үтә.
«Нәүрүз» сүзе фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә.
Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә бу бәйрәмне үткәрү матур традициягә әверелде. 20 март көнне 11 гимназиянең 3 А сыйныф укучылары белән берлектә без бу бәйрәмне шаулатып-гөрләтеп билгеләп үттек. Бәйрәм геройлары Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш белән бергә «Саумы, Нәүрүз! » дип исемләнгән театраль тамаша укучыларның күңелләренә хуш килде. Балалар туйганчы татар халкының «Түбәтәй», «Чүлмәк вату», «Аркан тартышу» , «Кашыкка йомырка салып йөгерү» уеннарында бик актив катнаштылар, биеделәр, күңел ачтылар, табышмакларга җавап бирделәр. Кыскасы, «Нәүрүз» бәйрәме менә шулай күңелле узды.
Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар
китапханәсенең туган якны өйрәнү
бүлеге китапханәчесе
Ләйсән Рахманова
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев