Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның 22нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр спектакль куйды

22 нче балалар бакчасында бик кызыклы әкият карарга туры килде. Флера Тарханова эшкәртүендәге "Өч каурый" музыкаль әсәрен сәхнәләштергәннәр. Монда уйнаган балалар чын артистлардан һич кенә дә калышмыйлар. Сүзләрен дә, интонацияләрен дә дөрес итеп сөйлиләр. Бу өлештә тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның тырышлыгы бик зур. Әнә бит костюмнары нинди матур! Аларны тегәргә әниләр...

22 нче балалар бакчасында бик кызыклы әкият карарга туры килде. Флера Тарханова эшкәртүендәге "Өч каурый" музыкаль әсәрен сәхнәләштергәннәр.

Монда уйнаган балалар чын артистлардан һич кенә дә калышмыйлар. Сүзләрен дә, интонацияләрен дә дөрес итеп сөйлиләр. Бу өлештә тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның тырышлыгы бик зур. Әнә бит костюмнары нинди матур! Аларны тегәргә әниләр -Наилә Гайнуллина, Гүзәл Хабирова булышканнар.Төп тегүчеләр - Хафизә Альмөхаммәтова белән Мәдинә Рахимова икән.

Спектакльне сәхнәгә куючы тәрбияче Фәнилә Сонгатуллина. Сәхнә бизәлешен дә,мизансценаны да дөрес итеп куйган. Спектакль җанлы музыка белән үрелеп бара. Фортопианада үз эшенең чын остасы - Гөлнара Сәфәрова. Балалар музыкантның беренче нотасы башлануга дәртләнеп, сәхнә тутырып уйный башлыйлар.

Күбрәк шундый акыллы,тырыш татар телен белеп,гимназиябезгә укырга килсеннәр иде дигән теләктә калам.Тәрбиячеләргә дә,бу коллективның шулай тату эшләүләренә дә сокланам! Киләчәктә дә бергә эшләргә язсын!

Зөмәрә Шәрәпова

Гүзәлия Нигматзянова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев