Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның 5нче балалар бакчасында әкияти шәһәрчек барлыкка килде (фотолар)

Яңа ел- иң гаҗәп, иң күңелле,иң тылсымлы бәйрәм. Бигрәк тә аны балалар көтеп ала. Кыш бабай белән Кар кызының бүләк алып килүеннән дә кызыграк мизгел юктыр. Минем балаларым да бу бәйрәмне түземсезләнеп көтәләр. Алар икесе дә бишенче санлы балалар бакчасында тәрбияләнәләр. Әлеге бакачада менә дигән коллектив эшли. Аларның тырышлыгы белән...

Яңа ел- иң гаҗәп, иң күңелле,иң тылсымлы бәйрәм. Бигрәк тә аны балалар көтеп ала. Кыш бабай белән Кар кызының бүләк алып килүеннән дә кызыграк мизгел юктыр.

Минем балаларым да бу бәйрәмне түземсезләнеп көтәләр. Алар икесе дә бишенче санлы балалар бакчасында тәрбияләнәләр. Әлеге бакачада менә дигән коллектив эшли. Аларның тырышлыгы белән бакча ишегалдында кардан ясалган шәһәрчектә "Куян йорты" дигән әкиятнең геройлары урын алган. Ә нинди матур монда Кыш бабай һәм Кар кызы! Әле генә әкияти урманнан килеп кергәннәр диярсең. Балалар аларга үзләренең хыялларын сөйлиләр.

Чыр-чу килеп әкияти шәһәрчекнең уртасында урнашкан бозлы таучыктан шуып төшкәндә баларның йөзлрендәге куаныч, шатлык әйтеп бетергесез! Аларның битләре алсуланып, янып тора. Аларга шундый күңелле. Төшке ашка да керәселәре килми хәтта.

Мин әти-әниләр советы рәисе буларак, 5 нче балалар бакчасы коллективына чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, исәнлек, бәхет, эшләрендә, шәхси тормышларында яңадан яңа уңышларга ирешүләрен теләп калам.

Илгизә Гимадеева 5 нче балалар бакчасы әти-әниләр советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев