Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгер Халык театры сезонны башлап җибәрде

17 нче март көнне Шөгер халык театры 46 нчы сезонын Әмир Камалиевның (Аманулла) "Итәкле кияү" дип исемләнгән 2 пәрдәлек комедиясе белән ачып җибәрде. Спектакльнең эчтәлеге бик кызыклы, актуаль, юмор хисе белән сугарылган. Сәхнәдәге вакыйгалар, персонажлар шулкадәр тормышчан, шулкадәр бүгенгечә, алар арасында кайбер тамашачы үзен күреп көлә сыман. Спектакль тамашачыны көләргә...

17 нче март көнне Шөгер халык театры 46 нчы сезонын Әмир Камалиевның (Аманулла) "Итәкле кияү" дип исемләнгән 2 пәрдәлек комедиясе белән ачып җибәрде.

Спектакльнең эчтәлеге бик кызыклы, актуаль, юмор хисе белән сугарылган. Сәхнәдәге вакыйгалар, персонажлар шулкадәр тормышчан, шулкадәр бүгенгечә, алар арасында кайбер тамашачы үзен күреп көлә сыман. Спектакль тамашачыны көләргә дә уйланырга да мәҗбүр итте.

Рольләрне озак еллар буе театр сәхнәсендә уйнаучы, сәхнә йолдызы булып өлгергән артистларыбыз башкарды. Мәүлия ролендә шат күңелле Алсу Биктаһирова уйнады. Казбек ролендә, театрыбызның яшь артисты Илнур Дәүләтшин иде. Гарәз ролен - безнең сәхнәбезнең ветераны, чын мәгънәсендә утны-суны кичкән артистыбыз, күп кенә спектакльләрдә баш рольне башкарган, тамашачының мәхәббәтен яулаган Идрис Дәүләтшин уйнады. Ул, сәнгатькә мәхәббәтен үзенең улы Илнурда да тәрбияләгән. Дүсилне Руслан Сөнгатуллин уйнады. Ә, Сәрмән ролен безнең алыштыргысыз артистыбыз Алмаз Хаеров уйнады.

Бүгенгесе көнне, спектакльне шул хәтле оста итеп кую дәрәҗәсенә җиткерүче Зилия Гәрәева булса, музыкаль бизәлеш белән тәэмин итүче Гүзәл Рәхимова иде. Мәдәният йорты директоры Рафаэль Әхмәтов матур итеп дикорацияләр ясаткан.

"Афәрин, егетләр ,кызлар! Булдырасыз" -дими , ни дисең инде, бу очракта. Менә шулай җанын-тәнен биреп, вакыт белән хисаплашмыйча, ару-талуны белмичә, кичләрен мәдәният йортына килеп төрле чараларда катнашып, халыкны ял иттергән, сәхнә сандугачларына , башымны иям һәм тамашачы исеменнән, гаиләләренә, яратып укыган "Заман сулышы " газетасы аша рәхмәт белдерәм.

Голфия Шәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев