Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгердә инвалидлар декадасына багышланган чара үтте (фотолар)

Декабрьнең беренче яртысында, Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу декаданың төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Инвалидлар декадасына багышланган чара 7 декабрь көнне Шөгер мәдәният йортында узды. Инвалидларны хөрмәтләп клуб хезмәткәрләре дә зур концерт программасы әзерләгәннәр. Килгән кунакларның күңелен күрү өчен "Сандугач" ансамбле һәм аның...

Декабрьнең беренче яртысында, Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.


Бу декаданың төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.

Инвалидлар декадасына багышланган чара 7 декабрь көнне Шөгер мәдәният йортында узды. Инвалидларны хөрмәтләп клуб хезмәткәрләре дә зур концерт программасы әзерләгәннәр. Килгән кунакларның күңелен күрү өчен "Сандугач" ансамбле һәм аның солистлары, Венера Калимуллина, Айнур Сөнгәтуллиннар үзләренең матурдан- матур , моңлы җырларын тәкъдим иттеләр. Галия апа Садриева һәм Сәрия апа Төхвәтуллиналар "Кабак" инцинировкасын куеп кунакларны рәхәтләндереп көлдерделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Радик Нәҗип улы Гафиатуллин һәм аның кул астында эшләүчке кызлар матур , мул иттереп чәй табыны әзерләделәр. Искиткеч тәмле бәлеш, төрледән- төрле пироглар, салат, җиләк- җимеш кебек ризыклар табын күрке иде.

Инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Сәрия апаТөхвәтуллина килгән кунакларга сәләмәтлек, исәнлек- саулык теләде. Килүләре өчен зур рәхмәт белдерде. Алар өчен оештырылган бәйрәмгә генә түгел, ә мәдәният йортында еш кына үткәрелгән чараларга да килүләрен үтенде.

- Кеше арасында сәламәтләнеп, көлеп, рухи байлык алып китәрсез. "Җомга көн кич белән", "Кабак бәйрәме", "Кич утыру" кебек чаралар уза. Сезне барыгызны да киләчәктә узачак бәйрәмнәргә чакырып калабыз .- дип сүзен тәмамлады.

Бәйрәмне үткәрү өчен бик күп көч куйган Радик Гафиатуллин, аның коллективына, клуб эшчеләренә, җырчыларыбызга бик зур рәхмәт әйтәсе килә! Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә исәнлек- саулык, күңел тынычлыгы бирсен, бәлә казалардан, төзәлмәслек яралардан сакласын!

Шөгер авылы, Голфия Шәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев