Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыда оста куллы Хәдичә апа яши (фотолар)

Урдалы авылында кул эшенә оста хатын-кызлар шактый. Хатын-кыз бит ул тегәргә дә, бәйләргә дә, чигү эшен дә белергә тиеш. Ә менә авылдашым Хәдичә апа Вагыйзова бу эшләрнең барысын да булдыра. Аның үз куллары белән чиккән мендәр тышлары күз явын ала. "Рәсемнәрен дә үзем уйлап чыгарып төшерәм," - ди ул. Җепләрнең...

Урдалы авылында кул эшенә оста хатын-кызлар шактый.
Хатын-кыз бит ул тегәргә дә, бәйләргә дә, чигү эшен дә белергә тиеш. Ә менә авылдашым Хәдичә апа Вагыйзова бу эшләрнең барысын да булдыра. Аның үз куллары белән чиккән мендәр тышлары күз явын ала. "Рәсемнәрен дә үзем уйлап чыгарып төшерәм," - ди ул. Җепләрнең бик ачык, матур төсләрен сайлый. Моңардан тыш, матур-матур үрнәкләр белән башмаклар, роза чәчәкләре, урындык җәймәләре бәйли. Өйләренең кайсы почмагына карасаң да, хуҗабикәнең хезмәт җимешләре чагыла. "Кышкы озын кичләрдә нишләп бетәргә кирәк, гел-гел телевизор карау да туйдыра, ә кул эше җанга рәхәтлек бирә,тынычландыра", - ди ул.

Әлфинур Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев