Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зеленая Рощада интернационалист сугышчыларны искә алдылар

Зеленая Роща авылы китапханәсендә интернационалистлар һәм хәрби сугышчыларны искә алу кичәсе узды. "Безне хәтер җыйды" дип аталган кичәгә мәктәптән класс җитәкчеләре Гөлфия Мифтахова белән 9 сыйныф укучылары һәм Әфганстанда хезмәт итүчеләр килде. Шулай ук интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Марат Хөсәеновның әнисе - Миннур апа Галиева да катнашты. Миннур...

Зеленая Роща авылы китапханәсендә интернационалистлар һәм хәрби сугышчыларны искә алу кичәсе узды.

"Безне хәтер җыйды" дип аталган кичәгә мәктәптән класс җитәкчеләре Гөлфия Мифтахова белән 9 сыйныф укучылары һәм Әфганстанда хезмәт итүчеләр килде. Шулай ук интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Марат Хөсәеновның әнисе - Миннур апа Галиева да катнашты.

Миннур апа улы турында сөйләде. Ул десант булып хезмәт итә, 1988 елда һәлак була. Әнисе аның хәрби билетын, фотоларын күрсәтте. Балаларга шоколад та таратты. Китапханәчеләр аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Китапханәдә китаплар күргәзмәсе буенча күзәтү ясалды, авылдашлар турында фильм күрсәтелде. "Алар Әфганстанда хезмәт итте" дигән альбом да ясадык.

Кичәдә авыл башлыгы Артемий Потапов катнашты. Аннан бергәләп музейга кереп, интернационалистлар һәм хәрби сугышчыларга багышланган стенд янында фотога төштек.

Кичәне китапханәчеләр Әлфия Хафизова, Оксана Мөхәммәтҗанова алып барды.

Әлфия Хафизова

Фотолар китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев