1 июнь 2017 яңалыклары
-
Сессия
-
ВИДЕО: берничә сәгать элек узган давыл зыян салган
Чирмешән һәм Нурлат районнарындагы бүгенге гарасатның видеолары пәйдә булды. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте бирде. Искәртеп узыйк, Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. «Авылда өермә булганда мин район үзәгендә идем, авылга кайткач,...
-
Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган
Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган. Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. Бу хакта "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ә ул арада социаль челтәрләрдә Нурлат районында агачларны аударган көчле гарасатның...
-
Лениногорскида"Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы урман паркында узды (фотолар)
Май аеның соңгы көнендә "Ак калфак"лылар бергәләшеп урман паркына экскурсиягә барды. Анда алар безнең якта үсә торган шифалы үләннәр җыйды, үсемлекләрнең файдасы турында сөйләште. Очрашу үзенчәлекле һәм кызыклы үтте.
-
Лениногорскида 6нчы һәм 11нче ТОССлар микрорайон балалары өчен бәйрәм үткәрде (фотолар)
Кичә,31 май көнне, шәһәрнең Скей-паркында 6нчы һәм 11нче җирле үзидарәләр "Волонтер" движениесы белән берлектә микрорайон һәм "Вдохновение" клубы балалары өчен чара оештырды. Ул Балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелде. Волонтерлар балалар өчен төрле кызыклы биремнәр, табышмаклар, ребуслар әзерләгән иде. Азактан барлык катнашучылар татлы призлар алды, бергәләп фотога төштеләр. 11нче ТОСС рәисе...
-
Шөгерлеләр Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмгә чакыра
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан Шөгердә 2 июньдә "Яшьлек" стадионында бәйрәм узачак. Программада җыр-биюләр, шигырьләр, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, аркан тарту һ.б. уеннар урын алачак. Бәйрәм төрле күңел ачу чараларына да бай булачак. Башлана 16.00...
-
Татарстанда поезд өстендә утырып барган ике яшүсмерне ток суккан
Казанда Аметьево станциясендә коткаручылар поезд түбәсеннән ток суккан ике яшүсмерне төшерделәр, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә. Узган кичтә "112" Бердәм коткару номерына воезд вагоны түбәсендә шартлау булды, дип хәбәр килеп ирешә. Хәбәр итүченең сүзләренчә, вагон түбәсендә нидер янган кебек булган һәм ыңгырашулар...
-
Бүген 1 июньдә Лениногорскида үтәчәк бәйрәм чаралары (көннең икенче яртысына афиша)
13.30 Игровая программа «Праздник детства» Социальный участок №7 ( ул. Степана Разина 2) 14.00 Игровая программа Детский парк ТОС №3 Широкая 36 14.00 Акция «Разноцветное детство» раздача воздушных шаров в обмен на рассказ родителей о своем ребенке Центральная площадь им. Ленина 14.00 Раздача буклетов «Детство - это я ты» Парк...
-
Лениногорскиның Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен эш урыннары ярминкәсе уздырды
Ярминкәгә 16 предприятие-оешмадан вәкилләр килеп, ташчы, слесарь-сантехник, медицина персоналы, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, машинист-подъемник, шофер, участок начальнигы һөнәрләре вакансияләре тәкъдим итте. Бу көнне 134 кеше килеп, консультация, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, 30 кеше эш урыннарына юллама алды.
-
Җәй башланган һәм Балаларны яклау көне белән, лениногорскилылар!
1 июнь - җәйнең беренче көне һәм балачакның иң кояшлы бәйрәме - Балаларны халыкара яклау көне. Без яшәгән гүзәл җирнең Гел аяз булсын күге... Бәхетле балачак, аяз көннәр Телибез Сезгә бүген!!!
-
Илсөя Бәдретдинова “Татар-информ” аша Илфак Шиһаповка кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты
"Гайбәт сөйләүчеләргә мөрәҗәгать итәм", - ди җырчы. Журналист, продюсер Илфак Шиһаповның элекке хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова "Татар-информ" агентлыгы аша татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Җырчы социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра. "Гайбәт сөйләүче кешеләргә мөрәҗәгать итәм", - диде Илсөя Бәдретдинова. "Болай да авыр, белер-белмәс сөйләргә кирәкми....