Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова “Татар-информ” аша Илфак Шиһаповка кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты

"Гайбәт сөйләүчеләргә мөрәҗәгать итәм", - ди җырчы. Журналист, продюсер Илфак Шиһаповның элекке хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова "Татар-информ" агентлыгы аша татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Җырчы социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра. "Гайбәт сөйләүче кешеләргә мөрәҗәгать итәм", - диде Илсөя Бәдретдинова. "Болай да авыр, белер-белмәс сөйләргә кирәкми....

"Гайбәт сөйләүчеләргә мөрәҗәгать итәм", - ди җырчы.

Журналист, продюсер Илфак Шиһаповның элекке хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова "Татар-информ" агентлыгы аша татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Җырчы социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра.

"Гайбәт сөйләүче кешеләргә мөрәҗәгать итәм", - диде Илсөя Бәдретдинова. "Болай да авыр, белер-белмәс сөйләргә кирәкми. Илфакның туганнары, балалары бар. Әле 13 яшендәге, психикасы урнашмаган сабый бар. Миңа инде килеп әйтәләр, аның үлеменә кагылышлы тегенди, мондый фаразлар бар икән. Мин, артист буларак, гайбәтләргә елмаеп кына карарга, әйдә ярар дияргә өйрәнгән инде. Әмма кулда бала бар, зинһар өчен сак булыгыз! Алар үз күзләре белән күрмәгән, вәзгыятьне белми, чынбарлыкны аңламыйлар.

Дөрес түгел мәгълүмат таратырга кирәкми. Мин моны Илфакның якты истәлегеннән чыгып әйтәм".

Җырчы фикеренчә, Илфак Шиһаповның якты исеме татар халкы күңелендә мәңгелеккә калачак. "Илфак ул Илфак. Аның 200 дән артык җыры, 20 дән артык дискы кала. Ничә язылган китаплары, журналистик язмалары, сәхнәгә куярлык драма әсәрләре бар. Концертларга язган сценарийлары бар. Аның якты рухы хакына булса да, гайбәтләрдән читтә торырга кирәк. Минем өчен иң кадерле кеше ул", - диде Илсөя.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X