Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ВИДЕО: берничә сәгать элек узган давыл зыян салган

Чирмешән һәм Нурлат районнарындагы бүгенге гарасатның видеолары пәйдә булды. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте бирде. Искәртеп узыйк, Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. «Авылда өермә булганда мин район үзәгендә идем, авылга кайткач,...

Чирмешән һәм Нурлат районнарындагы бүгенге гарасатның видеолары пәйдә булды. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте бирде.

Искәртеп узыйк, Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан.
«Авылда өермә булганда мин район үзәгендә идем, авылга кайткач, шаккаттым: мәчет, мәктәп, медпунктның түбәләре алып атылган, агачлар һәм коймалар ауган. Көчле җил кайбер йортларның өлешчә түбәләрен алып аткан. Тәнзил Гафуровларның гаиләләренә иң зур зыян килгән. Аларның йорт түбәләре тулысы белән алып атылган. Хәзер коеп яуган яңгыр йортка үтеп керә, техника, мебель, келәм һәм башка әйберләргә зыян сала», - дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авыл җирлеге башлыгы Рафис Миңнегулов.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X