12 апрель 2016 яңалыклары
-
Ике шәфкать туташын үтереп качканнар
Санкт-Петербургның хокук саклау органнары төбәк хәрби госпиталенең психиатрия бүлегендә яткан өч авыруны эзли, дип яза РИА Новости Көнбатыш хәрби округының матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән. "12 апрельгә каршы төндә төбәк хәрби госпиталенең психиатрия бүлегендә дәваланучы өч авыру ике шәфкать туташын үтереп качканнар" диелә әлеге хәбәрдә.
-
Татарстанда әйләнеп капланган нефть ташучы автомобиль табигатькә зыян китергән
Экологлар китерелгән зыянны исәпли Кичә иртән ТР Баулы районы Яңа Зареченский авылында Кандыз елгасының су җыела торган мәйданында "Самара транспорт компаниясе" ҖЧҖ нең нефть ташучы автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 500 кв метр мәйданга 24 м³ нефть түгелгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Приикск территориаль идарәсе экологлары Баулы...