20 февраль 2020 яңалыклары
-
47 елдан соң табышканнар... (булган хәл)
Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак бала тудыру йортында алыштырылган балалар язмышы тетрәндергеч. Төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән Ангелина Белова һәм Гөлфинә Грязнова 47 ел узгач, федераль каналдагы уздырылучы тапшыруда килеп табышты.
-
Аш-су: хуҗабикәләргә – киңәшләр
Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга дип аптырый. Пешерүчеләр 1 кило фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә.
-
Аномаль кышның сәбәбен әйтте синоптиклар
Россиядә аномаль кыш булуга Себердән килгән салкын һаваны Атлантика җылы һава массалары кысу сәбәп булган. Бу хакта РИА Новости РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
-
Лениногорск Мәдәният сарае хезмәткәрләре белән ветераннар бергә очрашты
Мәдәният сараенда мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм ветераннар коллективлары белән очрашу узды.
-
Грипп турында иң еш ишетергә туры килгән 4 ялгыш фикер
Грипп турында инде барысын да беләбез кебек. Шулай да ул әле һаман иң серле чирләрнең берсе булып кала бирә. Бүген грипп турында иң еш ишетергә туры килгән ялгыш фикерләрне барлыйбыз.
-
Татарстанда урман чистартканда өстенә агач авып ир-ат үлгән
Татарстанда урман чистарткан вакытта эшче өстенә киселгән агач ауган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
1 апрельдән социаль пенсия индексацияләнәчәк
Социаль пенсияләрне 1 апрельдән 6,1 процентка индексациялиләр. Бу хакта чәршәмбе көнне Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендәге хәбәргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
-
Зәй-Каратайда китап тәкъдим итәчәкләр
Зәй-Каратай авыл мәдәният йортында, шушы авыл кешесе Бостан Газизовның "Сыкрап үткән гомер" исемле китабын тәкьдим итү кичәсе була.
-
Путин торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия алуны тыю идеясен хуплады
Россия Президенты Владимир Путин торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссиясен тыю идеясен бәяләде һәм тиешле тәкъдимне карарга ризалашты.
-
Телефонда бетерелгән файлларны кире кайтарып буламы?
Компьютердагы кебек бетерелгән файллар өчен кәрзин смартфоннарның стандарт настройкаларында булмый. Ләкин аны үзлектән көйләргә була. Моның өчен берничә түләүсез кушымта бар.
-
Татарстан галимнәре «ТАССРның 100 еллыгы» дип исемләнгән бодайның яңа сортын чыгарды
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап, шул исемдәге бодай сортын чыгарган. Институт яңа сортка патент алу өчен гариза җибәргән инде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бу атнада Татарстанда апрель ае һава торышы кебек булачак, ди синоптиклар
Якын көннәрдә Татарстанда тирән атлантик циклон билгели торган җылы апрель һава торышы көтелә. Шул турыда КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.