Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

47 елдан соң табышканнар... (булган хәл)

Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак бала тудыру йортында алыштырылган балалар язмышы тетрәндергеч. Төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән Ангелина Белова һәм Гөлфинә Грязнова 47 ел узгач, федераль каналдагы уздырылучы тапшыруда килеп табышты.

 

 

 

Гөлфинәне әнисе Наилә ханым өйдә тудыра. Аннан соң яшь әни белән сабыйны тракторга утыртып Базарлы Матактагы балалар йортына алып киләләр. Инде туган баланы шунда алыштырганнардыр дигән шик бар. Менә бит ул игътибарсызлык.

ДНК-тест ясату уе Гөлфинәнең апасы Фәния Гатинаның башына килә.

Бу гаиләдә барысы да сары чәчле, ә Гөлфинәнеке кара була.  Кан төркеменең дә аерылып торуы аны бу эшкә дәртләндерә.

Ләкин сеңлесе бервакытта да шикләнми.

Тапшыруга әтисе белән бергә килгән (әнисе вафат булган) Ангелина Белова да, әниемә охшаганмын, әтиемне дә, туганнарымны да бик яратам. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, ди.

Тик ни кызганыч, Фәния Гатинаның шикләре дөрес булып чыга. ДНК-тест кызларны үз әти-әниләре үстермәвен раслый.

Бу вакыйганы барысы да бик авыр кичерәләр.

Әлки районының Иске Тахтала авылында яшәүче Ангелина Белова да бу хәлне бик авыр кичерә. Моңарчы борчымаган кан басымы күтәрелә. Гомер буе “әти-әни” дип яшәгән кешеләрнең ят булып чыгуы аның җанын ашый.

Үз бурычларына салкын карашлы хезмәткәрләрнең балаларны үз әниләренә бирми, шушы хәлне китереп чыгаруы башка сыймаслык кайгы.  Бу хәл булган Базарлы Матак бала тудыру йорты күптән юк инде. Гаепле кешеләр дә исәндерме-юктырмы? Ләкин шулай да Ангелина Белова судка гариза язарган карар кылган.

 

Автор : Тухватуллина Алсу
Чыганак: Татар тоday
Фото: zen.yandex.com

https://omet-rb.rbsmi.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев