Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда урман чистартканда өстенә агач авып ир-ат үлгән

Татарстанда урман чистарткан вакытта эшче өстенә киселгән агач ауган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Фаҗига республиканың Биектау районындагы ташландык хәрби полигон янында булган. 54 яшьлек эшче урман чистарту белән шөгыльләнгән. Ир-ат агачларның берсен кискән, әмма агач җиргә төшмичә, ботакларына эләгеп калган.

Эшче территорияне җыештырган һәм агач астында яткан бензопиланы алырга килгән. Шул мизгелдә агач кәүсәсе сынып, аның өстенә төшкән. Имгәнгән ир-ат үлгән.

Шунысын да искәртергә кирәк, фаҗига вакытында эшче саклагыч каска кимәгән булган.

Хәзер тикшерүчеләр ир-ат үлеменең барлык сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү үткәргәннән соң процессуаль карар кабул ителәчәк.

 

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев