Заман сулышы

28 март 2012 яңалыклары

  • 28 март 2012 - 04:46
    Полиция көндәлеге
    (17 - 23 март) Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 10 җинаять теркәлгән. Сумкасы белән бергә урлаган 18 мартта 20 сәгать 30 минутта дежур частена билгесез затларның Кутузов урамы, 5 "А" йорт адресы буенча бер фатирга үтеп кереп, 6 мең сум салынган сумка урлап чыгуы турында гариза теркәлә. Җинаять эше кузгатылган....
    0
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:43
    Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме
    Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел да Нәүрүз бәйрәмен нәкъ 21 мартта үткәрдек. Оештыручы Наилә Бәдретдинова аңа бөтен көчен куйды, һәркемне катнаштырырга тырышты. Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең монда килүе ямь өстәде. Укучылар үзләренең инглиз теле укытучысы Айгөл Сәлимованы тиз танып алды, сокланып карап утырдылар....
    689
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:41
    Аларның сәхнә уты сүнмәс
    Бөек шагыйрь Г.Тукай язганча, театр яктылыкка, нурга илтеп кенә калмыйча, халыкны бөтенләй икенче дөньяга алып кереп китә. Тамашачы тормышчан, тирә-юньдәге вакыйгаларны карарга ярата. Халыкны театрга тарту өчен артистларның ышандырып уйнаулары кирәк. Әнә шундый тылсымлы көчкә ия Мәдәният сарае каршында эшләп килүче Р.Шиһап исемендәге халык театры артистлары. Халык театры 54 ел...
    417
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:39
    Челтәр киңәя
    Россиядә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә «Татнефть»нең шин комплексы тарафыннан чыгарылучы тоташ металл кордлы шиннарга хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәкләре ачыла. Россиядә иң эреләрдән шин дистрибьютеры булган «Кама» Сәүдә йорты тарафыннан Россия һәм БДБ масштабларында уникаль Tyre&Service шин сервисы үзәкләре челтәре булдырылды. Бүгенге көндә Tyre&Service челтәренә Россиядәге 67, Украинадагы 30га...
    374
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:33
    Яңа тормыш
    Ветеран һәм пенсионерларның икенче йортларына әйләнгән бу үзәктә тормыш кайнап тора. Монда өлкәннәр тынычлык, игътибар, аңлашу, аралашу, очрашу, танышу өчен җыела. Кайгысын да, шатлыгын да уртага салып сөйләшәләр, аңлашалар, күп сорауларына җавап алалар. Үзәктә бик тә кирәкле, үзенчәлекле клублар эшли. Мәсәлән: "Верность" тол хатыннар клубы, "Сугыш балалары", "Кулланучылар бердәмлеге", "Җиңү",...
    358
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:31
    8 нче мәктәп сайты – иң яхшысы
    8 нче мәктәп ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Февральдә V республика сайтлар конкурсы узды. Аңа барлыгы 230 проект тәкъдим ителгән иде. Шулар арасыннан 8 нче мәктәп "Сайтны оригиналь методик алым белән тулыландыру" номинациясендә җиңү яулады.
    352
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:29
    Миләүшә концерт куйды
    Мәдәният сараенда Миләүшә Идиятова концерты булып узды. Ул аның башкаруындагы музыкаль әсәрләрне туплаган дискны тәкъдим итү рәвешендә оештырылган иде. Җырчының музыкаль композицияләр тупланмасы "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды һәм "Лениногорскнефть" ярдәме белән эшләнгән.
    299
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:25
    Игътибар: «туры элемтә»
    28 мартта 16.00дән 17.00 сәгатькә кадәр Лениногорск районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчелеге белән "туры элемтә" оештырыла. Бер сәгать дәвамында полиция эшчәнлегенә караган сорауларыгызны 2-71-71, 2-72-39, 2-72-41 телефоннары аша әйтә аласыз.
    343
    0
    0
Реклама