Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме

Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел да Нәүрүз бәйрәмен нәкъ 21 мартта үткәрдек. Оештыручы Наилә Бәдретдинова аңа бөтен көчен куйды, һәркемне катнаштырырга тырышты. Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең монда килүе ямь өстәде. Укучылар үзләренең инглиз теле укытучысы Айгөл Сәлимованы тиз танып алды, сокланып карап утырдылар....

Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел да Нәүрүз бәйрәмен нәкъ 21 мартта үткәрдек. Оештыручы Наилә Бәдретдинова аңа бөтен көчен куйды, һәркемне катнаштырырга тырышты.
Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең монда килүе ямь өстәде. Укучылар үзләренең инглиз теле укытучысы Айгөл Сәлимованы тиз танып алды, сокланып карап утырдылар. Аның артыннан Кыш бабай килде. Ерактан килмәгән, үзебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлфия Зәйниева булып чыкты ул! Нәүрүзбикә белән озак "тарткалаштылар", бигрәк тә кышның китәсе килмәде. Хәтта тылсымлы таяк та ярдәм итмәде. Балалар озакка сузылган суыклардан, авырулардан тәмам арыган. Шуңа да Кыш бабайны якламадылар. Ул укучылар белән җырлап- биеп, күңел ачып калырга ашыкты, үзенең бүләкләрен өләште.
III сыйныф укучылары мәкаль-әйтемнәргә оста икәнлекләрен күрсәтте, теләкләр теләде. Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп ишегалдында милли уеннар белән дәвам итте. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары , укытучылары актив катнашып, өшегәннәрен, юешләнгәннәрен онытып җибәрделәр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә уртак тел табып, бергә күңел ачтылар.
Ә иң көтеп алганы, мөгаен, коймак белән самавырдан чәй эчү булгандыр. Кайнар чәй эчеп бераз җылынгач, укучылар, укытучылар аркан тартты, көч сынаштылар. Ләкин җиңелүче булмады, һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды. Шатланырга сәбәп бар: иң озын - III чирекне , ниһаять, тәмамладык, каникулга таралышабыз бит!
Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф- гадәтләре, кыйммәте бар. Татар халкының милли йолаларын кечкенәдән үк балаларга аңлатсак, бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас. Алар, һичшиксез, үз телләрен, рухи байлыкларын саклаучылар булып үсәр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нђњрњз бђйрђме

2
X