Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Челтәр киңәя

Россиядә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә «Татнефть»нең шин комплексы тарафыннан чыгарылучы тоташ металл кордлы шиннарга хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәкләре ачыла. Россиядә иң эреләрдән шин дистрибьютеры булган «Кама» Сәүдә йорты тарафыннан Россия һәм БДБ масштабларында уникаль Tyre&Service шин сервисы үзәкләре челтәре булдырылды. Бүгенге көндә Tyre&Service челтәренә Россиядәге 67, Украинадагы 30га...

Россиядә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә «Татнефть»нең шин комплексы тарафыннан чыгарылучы тоташ металл кордлы шиннарга хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәкләре ачыла. Россиядә иң эреләрдән шин дистрибьютеры булган «Кама» Сәүдә йорты тарафыннан Россия һәм БДБ масштабларында уникаль Tyre&Service шин сервисы үзәкләре челтәре булдырылды.
Бүгенге көндә Tyre&Service челтәренә Россиядәге 67, Украинадагы 30га якын, Казахстандагы биш, Чехиядәге ике сәүдә-сервис шин үзәге керә. Челтәр киңәюен дәвам итә. Тоташ металл кордлы шинның гадәти йөк шиныннан аермасы тимер чыбык нигезендә каркас һәм брекер булуында. Шиннарның конструкциясе шундый: завод протекторы тузгач, каркас каты һәм озакка чыдамлы металл корд куллану хисабына яңа кебек сакланып кала. Протектор критик калынлыкка тикле тузганчы икенче кабат уеп һәм протектор катлавын алыштырып, аны кабат торгызырга була.
Үзәкләрдә ую-уеп бетерү (тоташ металл кордлы шин протекторны ГОСТ һәм турбинаның техник шартлары таләп иткәнчә уеп бетерүне дә күздә тота) генә түгел, шулай ук гарантия срогы беткәнче торгызуны таләп итүче шиннарны җыю да башкарылачак. Шиннарны торгызу эшләрен билгеле таләпләргә сертификацияләнгән һәм тоташ металл кордлы шиннарга тәкъдим ителгән технологияләр буенча эшләүче махсуслаштырылган заводларда башкару планлаштырыла.
Яңа буын автошиннарына шин-монтажлау хезмәтләренең барлык комплексын күрсәтү өчен сервис үзәкләре «Татнефть» нең ягулык салу станцияләре базасында ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьчелђр