Заман сулышы

22 май 2012 яңалыклары

  • 22 май 2012 - 11:29
    Ул көннәр – хәтердә әле
    Тылдагы авырлык Аяусыз сугыш совет кешеләрен күпме газап чигәргә, якыннарын, газиз балаларын югалту ачысын татырга мәҗбүр итте. Минем бабамның әтисе Закир Мөхәммәтҗанов 1943 елны сугыш кырларында ятып кала. Аңа бары 28 яшь була. 1940 елда туган Бәкер бабай үз гомерендә бер тапкыр да, әти, дип дәшә алмый кала. Алай гына...
  • 22 май 2012 - 11:24
    Ягулык «бизнесмены»
    "Витязь" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре, "Татнефть-охрана" предприятиесе белән берлектә, дизель ягулыгы урларга маташкан беркайда да эшләмәүче лениногорскилыны тоткарлый. 70 литр солярканы егет Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры янында торучы бульдозер багыннан агызып алган. Нәтиҗәдә - "Технологик транспорт идарәсе" җәмгыяте 1 мең 927 сум күләмендә зыян күргән. Хокук сакчылары РФ Җинаять...
  • 22 май 2012 - 11:21
    Скутерга утырганчы, уйла!
    Тиздән җәй, балаларның каникулы башлана. Җәйге яллар белән бергә, куркынычсызлык мәсьәләсе дә туа. Чөнки күбесенең әти-әнисе эштә, балалар иркенгә чыга, урамда теләсә кайда йөри. Ә олылар тарафыннан контроль булмау бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин. Кызганыч, балалар катнашындагы бәхетсезлек очраклары булгалап тора. Велосипед, скутер белән бәйле очраклар да җитәрлек. Мәсәлән, узган ел...
  • 22 май 2012 - 11:16
    Тормыш дәресләре
    Иске Иштирәк мәктәбендә Балаларны яклау көненә әзерлек башланып, аның кысаларында төрле чаралар үткәрелде. Балалар су буена экскурсиягә барды, анда I-IV сыйныфлар арасында "Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" хакында әңгәмә үтте. Мәктәп китапханәсендә "Табигать һәм кеше" китап күргәзмәсе эшләде. Юл йөрү кагыйдәләре турында класс сәгатьләре узды.
  • 22 май 2012 - 11:10
    Балалары - игезәк
    Халыкара гаилә көне уңаеннан, Лениногорскида яшәүче Сафин һәм Галиевләр гаиләсе ЗАГСка чакырылды. Әлеге гаиләләрдә быел игезәк ир балалар туган. Шул уңайдан, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
  • 22 май 2012 - 11:02
    Балалар бәйрәменә рәхим итегез!
    26 майда "Лениногорскнефть" идарәсе 2 нче социаль-педагогик комплексның традицион бәйрәмен уздыра. Монумент янында театральләштерелгән тамаша, конкурс җиңүчеләренә премияләр тапшыру һәм концерт булачак. Күпсанлы бәйрәм мәйданчыкларында кулланма сәнгать күргәзмәсе, күңел ачу тамашалары, шахмат уеннары була. Нефтьчеләр аллеясында портрет ясаучы рәссамнар сезне көтеп тора, балалар аттракционнарда уйный ала, шулай ук асфальтта рәсем...
  • 22 май 2012 - 10:59
    Тарих белән күзгә-күз
    Музей - тарих белән күзгә-күз очраша торган урын. Монда гасырлар дәвамында сакланучы кадерле ядкарьләрне генә түгел, ә замана тамашаларын да күрергә мөмкин. 18 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан, шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеена тарих сандыгында "актарынырга" яратучылар - укучылар, студентлар, ветераннар һәм гомумән, музейга даими йөрүчеләр җыелды. Халыкара музейлар...
Реклама