Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Тарих белән күзгә-күз

Музей - тарих белән күзгә-күз очраша торган урын. Монда гасырлар дәвамында сакланучы кадерле ядкарьләрне генә түгел, ә замана тамашаларын да күрергә мөмкин. 18 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан, шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеена тарих сандыгында "актарынырга" яратучылар - укучылар, студентлар, ветераннар һәм гомумән, музейга даими йөрүчеләр җыелды. Халыкара музейлар...

Музей - тарих белән күзгә-күз очраша торган урын. Монда гасырлар дәвамында сакланучы кадерле ядкарьләрне генә түгел, ә замана тамашаларын да күрергә мөмкин. 18 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан, шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеена тарих сандыгында "актарынырга" яратучылар - укучылар, студентлар, ветераннар һәм гомумән, музейга даими йөрүчеләр җыелды.

Халыкара музейлар көне 1977 елдан бирле үткәрелә. Җир шарының барлык музейлары да бу көнне үзенчәлекле бер тамаша белән каршы ала. Кайберләре музейларда "төн" уздыра, кайсылары гадәти булмаган экскурсияләр, музей дәресләре, балалар өчен остаханәләр, уен мәйданчыклары оештыра. Безнең шәһәрдәге музей хезмәткәрләре дә быелгы бәйрәм программасын үзенчәлекле итеп әзерләгән иде.
Музей алды төрле төстәге шарлар белән бизәлгән. Аларга ямь өстәп, музей янында урамда тарихи экспонатлардан, Бөек Ватан сугышы истәлекләрен, төрле милләт халкы гәүһәрләрен чагылдырган күргәзмә эшләде. Берсе өстенә берсе нур булып, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең рәсем күргәзмәсе җилдә җилфердәде. Монда һәр почмактан бәйрәм рухы сизелә иде.
Күргәзмәләр белән хозурланган кунаклар, урам сәхнәсе каршысына урнаштырылган эскәмияләргә утырып, бәйрәмне түземсезлек белән көтте.
Бәйрәм кичәсе ачылу тантанасына хәтле музей хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм студентлар арасында "Музей - яшьләр территориясе" дигән конкурс-викторина үткәрде. Монда район һәм шәһәр мәктәпләреннән 7 укучы катнашты. Иң элек, алар "Музейга барам" исемле визит карточкасы белән таныштырды, ягъни үзләренең музейга нигә йөрүләре, аннан нинди файдалы мәгълүмат алулары турында тәфсилләп сөйләде. 2 нче этап - "Экспонат сөйләде" дип атала иде. Конкурсантлар өйгә бирелгән эш - туган якны өйрәнү музеендагы бер экспонат турында кызыклы фикерләр җиткерсә, соңгы этапта"Тарих һәм мәдәниятне яхшы белүче" дип аталган викторинада белемнәрен сынады. Укучылар һәм студентлар конкурска яхшы әзерләнгән, белем белән коралланган булып чыкты. Кайберәүләр хәтта үз чыгышын җанландырып музыка белән аралаштырган. Мисалга, Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә самолет, шартлау тавышы ишетелде. Конкурс җиңүчеләрен 16.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә бәйрәм кичәсендә бүләкләделәр. "Музей - яшьләр территориясе" бәйгесендә I урынны 2 нче мәктәптән Алинә Мусина алды. Калган катнашучылар да читтә калмады, һәрберсенә билгеле бер номинациядә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кичәдә шулай ук "Экспонат сөйли" конкурсына да нәтиҗә ясадылар. Монда төп бүләк һәм алкышлар Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе укучыларына иде. Бәйрәм уңаеннан оештырылган "Весенняя стирка" рәсем конкурсында катнашкан балалар бакчаларына да бүләктән өлеш чыкты. "Иң яхшы рәсем ясаучылар" - 29 нчы бакча, "Иң күп рәсем ясаучы" исеменә 30 нчы балалар бакчасы лаек булды.
Бәйрәм кичәсен ачып, музей хезмәткәрләре театральләштерелгән чыгыш ясады. Музейда армый-талмый көч куючыларны шәһәр мэры урынбасары Гөлфирә Рафикова һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, эшләрендә зур уңышлар, гаиләләрендә бәхет теләде. Музей хезмәткәрләренең эшен Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова да югары бәяләде. Кичә Мәдәният сарае үзешчәннәре, Балалар иҗат йорты укучылары һәм музей хезмәткәрләре әзерләгән концерт белән үрелеп барып, кунакларның кәефен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей