Шәһәребезнең Мәдәният сарае Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, производствода һәм авыл хуҗалыгында, гомумән, төрле тармакта эшләп, лаеклы ялга чыккан апа-абыйларны үзенә җыйды.
Бирегә ветераннар да, күп еллар буена шәһәребез оешма-предприятиеләрендә көч куйган фидакарь хезмәт ияләре, ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшәүче гаиләләр килде. Өлкән буын бу көнне үзенең хөрмәтле һәм кирәкле булуын...