Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Гомер көзләренә керсәләр дә, Күңелләре белән яшь алар

Шәһәребезнең Мәдәният сарае Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, производствода һәм авыл хуҗалыгында, гомумән, төрле тармакта эшләп, лаеклы ялга чыккан апа-абыйларны үзенә җыйды. Бирегә ветераннар да, күп еллар буена шәһәребез оешма-предприятиеләрендә көч куйган фидакарь хезмәт ияләре, ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшәүче гаиләләр килде. Өлкән буын бу көнне үзенең хөрмәтле һәм кирәкле булуын...

Шәһәребезнең Мәдәният сарае Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, производствода һәм авыл хуҗалыгында, гомумән, төрле тармакта эшләп, лаеклы ялга чыккан апа-абыйларны үзенә җыйды.


Бирегә ветераннар да, күп еллар буена шәһәребез оешма-предприятиеләрендә көч куйган фидакарь хезмәт ияләре, ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшәүче гаиләләр килде. Өлкән буын бу көнне үзенең хөрмәтле һәм кирәкле булуын ишектән кергәч тә тойгандыр. Чөнки аларны «Ветеран» үзәге "егет-кызлары" гармунга кушылып җырлап каршы алды. Җирле хакимият тарафыннан бүләкләр дә өлкәннәребезне сөендерде. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бик матур итеп татарча һәм русча котлады. Өлкән буынның яшьләргә - үрнәк, акыллы киңәшләренең алыштыргысыз булуына басым ясады.
Мәдәният сарае үзешчәннәре тормыш көзенә кергән апа-абыйларны «Шәһәр бакчасы»на сәяхәткә чакырды. Лора, «Эрзянка», «Чишмә», «Шура хуран», Любовь Садыйкова, Айдар Илалов, «Сәрбиназ» һәм «Елмай» вокаль ансамбльләре, Вадим Чебаков, Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовларга кушылып җырлады, «Империя» бию төркемен карап сокланды, элеккеге Лениногорск фотолары аша яшьлекләрен, хезмәт юлларын искә алды.
Алып баручы залга төшеп, дүрт дистә елдан артык балалар укыткан, бүген дә укытучылар, укучылар арасында тынгысыз эш алып баручы Галия апа Рәхимовага яшь буын сезнең буыннан нәрсәсе белән аерыла дигән сорау бирде. Җавап болай булды:
- Менә сез - яшьләр оештырган бүгенге тантанага килгән күпләр - яшьләрнең күбесе әдәплеләр, тырышлар, кешелеклеләр, дип җавап бирәчәк. Мисалы күз алдында - сәхнәдә. Шәһәр, район җитәкчесе Рәгать Галиәгъзам улы да бит сүзен нәкъ шуннан башлады: олы буын вәкилләреннән үрнәк алып яши, эшли белүче яшьләрнең күп булуы барыбызны да куандыра. Матур мисаллар аз түгел.

Республикада 1 миллионнан артык пенсионер исәпләнә икән. Шуның 174е 100 яшькә җиткән әби-бабайлар.

Әйе, мин күбесенчә мәктәпләр белән эшлим. Шәһәр яисә авыл мәктәпләрендә булсын, ана телебезгә, димәк, үзенә дә игътибарлы яшьләр күп. Теләгебез бер: шулай дәвам итегез.

Соравыңның икенчесе: кайдан көч, дәрт-дәрман аласыз? Булганына шөкер итә белү, ә инде киләчәктә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, дигән ышаныч ярдәм итә. Кеше язмышына, милләт язмышына, илнең матур киләчәгенә ышанып яшәүче укытучылар, укучыларың белән даими очрашу да эшкә өнди. Ватан сугышыннан яраланып кайткан Әлмәт шагыйре Әзһәр Габиди шигырьләре белән җавап бирсәң, ул болайрак яңгырый:
Барлык кыенлыкны җиңә килгән
Монысын да җиңәр кешелек.
Бер-береңә рәхим -шәфкать артыр,
Чәчәк атар җирдә кешелек, - диде.
Тын да алмый тыңлаган тамашачы Галия апаны көчле алкышларга күмде.
Көзге яфраклар яңгыры һәм Балалар музыка мәктәбе оркестры уйнаган вальс, музыкаль композицияләр, матур, эчтәлекле котлау сүзләре - барысы да өлкәннәр күңеленә хуш килде бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день пожилых