Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Нефтьчеләр өчен блок-бокслар

- "РосНефтеКомплект" җәмгыятенең уңган эшчеләре - "РосНефтеКомплект" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең эше гөрләп бара, алар һәрдаим үсештә. Моның шулай булуын аларның шәһәрдәге иң эре салым түләүче предприятиенең берсе булуы раслый. Хәзерге вакытта төп көчләр Татарстаннан читтә - Оренбург, Самара өлкәләренең промышленность объектларында төзелеш-монтаж эшләре алып барса, шәһәрдәге җәмгыять базасында да тормыш...

- "РосНефтеКомплект" җәмгыятенең уңган эшчеләре -
"РосНефтеКомплект" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең эше гөрләп бара, алар һәрдаим үсештә. Моның шулай булуын аларның шәһәрдәге иң эре салым түләүче предприятиенең берсе булуы раслый.

Хәзерге вакытта төп көчләр Татарстаннан читтә - Оренбург, Самара өлкәләренең промышленность объектларында төзелеш-монтаж эшләре алып барса, шәһәрдәге җәмгыять базасында да тормыш "кайный".
Сүзем предприятие территориясендәге берничә цех турында.
Эретеп ябыштыру-монтажлау цехында көч куючы эретеп ябыштыручы, слесарь, монтажчы, изолировщикларның эшчәнлеге нефть һәм газ промышленносте объектлары өчен линияләр, металл конструкцияләр, торба узеллары һәм башкаларны җитештерү белән бәйле.
Цех белән Владимир Владимирович Естратов җитәкчелек итә. Аның турында хезмәттәшләренә карата таләпчән, чын мәгънәсендә үз эшенең остасы һәм бик күпләрнең остазы, диделәр. Әлеге җәмгыятькә килгәнче ул озын хезмәт юлын узган, 28 ел дәвамында СМУ - 49да эшләп, зур тәҗрибә туплаган. Эретеп ябыштыручы яисә слесарь-монтажчы тарафыннан ясалган эшләнмәнең сыйфатына бер караш ташлау белән бәя куя алганга гына да ул - директор Владимир Рословның хөрмәтен казанган, аның фикеренә колак салуын яулаган.
Кул астында эшләүче егетләрдән канәгать цех начальнигы. 50-60 кешедән торган цех коллективының күпчелеген яшь белгечләр тәшкил итә. Руслан Напаев, Александр Горбунов, Рафаэль Төхвәтуллинны, шулай ук яшь мастерлар Айдар Шәйхлисламов һәм Илгиз Хәйровны мактап телгә алды Владимир Владимирович. Айдар белән Илгиз җәмгыятьтә 2009 елда Лениногорск нефть техникумын тәмамлагач эретеп ябыштыручы, монтажчы буларак эшли башлаганнар. Практика узганда ук үзләрен булдыклы, тырыш итеп күрсәтә алган егетләр, өч ел эчендә мастер дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Димәк, карьера буенча үсәргә мөмкинлек тудырылган биредә.
Хәзерге вакытта җәмгыять эшчеләре тарафыннан яңа эретеп ябыштыру һәм монтажлау цехы төзелә. Яз көне анда күченергә җыеналар. Димәк, эш шартлары тагын да яхшырачак.
Блок-комплект җайланмаларын ясау цехында да (2 нче цех) эш бер минутка да туктап тормый. Цех начальнигы вазифаларын башкаручы Минсәгыйть Вахитов эш барышы белән таныштырды. Мондагы эретеп ябыштыручылар, монтажчылар, малярларның эш-гамәле блок-бокслар өчен металл конструкцияләрнең каркасын ясаудан гыйбарәт.
Блок-бокс нинди корылма, аны кайда, кемнәр куллана, дигән сорау туа. Әлеге блок-бокслар, гади телдәге вагоннар, кыр шартларында эшләүче нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләренә кирәк. Ягъни бер урыннан икенче җиргә күчеп йөрүче нефтьче һәм газчылар аларны операторный, насосный, идарә итү пульты һәм башка максатларда куллана.
Әлеге цехта көч куючы 24 ир-егетнең уртача яше 18дән 45кә кадәр. Бертуган абыйлы-энеле Алексей һәм Александр Кологинны, Александр Ивановскийны, Руслан Вәлиев, Ринат Хисамиевны мактап телгә алды Минсәгыйть Минәхтәмович.
- Тырыш егетләр эшли, бер-берсенә гел ярдәм итәргә торалар,- ди ул.
Блок-комплект җайланмаларын җыю цехында (3 нче цех) 2 нче цехтан каркас рәвешендә килгән блок-боксларны әзер продукция итеп җитештереп бетерү бурычы тора. Монда аларны сэндвич панельләр белән тышлыйлар, җылыталар, җылылык системасы, электр һәм башка кирәкле җайланмаларны урнаштырып, нефть һәм газ объектларына җибәрәләр.
"РосНефтеКомплект" җәмгыяте тарафыннан ясалган төрле зурлыктагы блок-бокслар Россиянең төрле почмакларына - Бузулук, Нижневартовск, Саранск, Яңа Уренгой һәм башка шәһәрләрнең нефть һәм газ предприятиеләренә юл ала. Блок-боксларга үз хуҗаларын тапканчы хәтта 2 мең километрга кадәр араны узарга туры килә икән.
Цех җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин эш барышы белән таныштырып йөргәндә үк, цехта эшләүчеләрдән канәгать булуын әйтмичә калмады. "Лениногорск нефть техникумы безне белемле кадрлар белән тәэмин итә. Практика узарга килгән егетләр каникул вакытында да бездә калалар, аннары алар укуларын тәмамлаганнан соң монда эшкә киләләр",- ди. Электрчылардан Ришат Афзаловны, мастер Дмитрий Комбаров, инженер-технолог Ришат Хәйретдинов, Равил Сабитов, Радик Халиков, Альберт Кузяевны һәм башкаларны мактап телгә алды.
Ир-атлардан гына торган өч цех коллективында бердәнбер хатын-кыз да бар. Техник Ильмира Исмәгыйлова әзер продукцияләргә паспортлар әзерләү, эш өчен кирәкле материалларның эше белән мәшгуль.
Цехларда булганда иң беренче күзгә ташланган нәрсә шул: эшчеләрнең күбесе яшьләр. Димәк, җәмгыятьтә эшкә алганда эш тәҗрибәсе булу мөһим түгел. Чөнки Лениногорск нефть техникумы, политехник колледж студентларын практика узарга алып, шул вакытта ук үзләре өчен белгечләр әзерлиләр, укып бетергәч аларны теләп эшкә алалар һәм карьера баскычы буйлап күтәрелергә мөмкинлек тудыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "РосНефтеКомплект"