Цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек уңаеннан, "Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге" безнең радиотелеүзәк мачтасында антенналар системасын урнаштыру белән шөгыльләнәчәк.
Шул уңайдан, җиһазлары радиотелеүзәктә булган барлык телекомпанияләрнең тапшырулары 19-24 ноябрь, 26 ноябрь-1 декабрь, 3-8 декабрь, 10-15 декабрь, 17-22 декабрь, 24-25 декабрь көндезге сәгать 8дән 18 сәгатькә кадәр күрсәтмәячәк.