Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Халык аны көтә

Иртәгә полициядә участок уполномоченныйлары көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу өлкәдә бары үҗәт, кеше белән аралаша белүчән, сабыр һәм намуслы кешеләр генә хезмәт итә аладыр. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные Фәрит Габделкадыйр улы Яфаров әнә шундыйлардан. Тумышы белән Таҗикстанның Пенджикент шәһәреннән ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларына алына һәм ил алдындагы...

Иртәгә полициядә участок уполномоченныйлары көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу өлкәдә бары үҗәт, кеше белән аралаша белүчән, сабыр һәм намуслы кешеләр генә хезмәт итә аладыр. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные Фәрит Габделкадыйр улы Яфаров әнә шундыйлардан.


Тумышы белән Таҗикстанның Пенджикент шәһәреннән ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларына алына һәм ил алдындагы бурычын Вологда шәһәрендәге хәрби частьта үти. Армиядән кайткач, 1985 елда Таҗикстандагы М.Калинин исемендәге физик культура институтына укырга керә, аннан башлангыч хәрби әзерлек һәм физкультура укытучысы белгечлеге алып чыга. Алган һөнәре буенча башта Таҗикстанда, аннары ике ел Бөгелмә районындагы Иске Исаклы авылы мәктәбендә балалар укыта, спорт өлкәсендә кыю, җитез һәм өлгер булырга өйрәтә. Әмма гомере буе укытучы булып эшләргә туры килми аңа. Кайбер сәбәпләр аркасында, Лениногорскида төпләнә һәм эчке эшләр бүлегенә юнәлә. Армия хезмәте, югары белеме булган яшь егетне ике куллап эчке эшләр бүлегенә алалар.
1995 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Фәрит Габделкадыйр улы участок уполномоченныйлары хезмәтендә. Җилкәсенә погон тагып йөри башлаган көннән бирле күп тә түгел, аз да түгел, нәкъ 17 ел вакыт узган.
- Балачактан ук полиция хезмәткәрләренең формалары ошый иде. Моннан тыш, үземдә һәрвакыт кешеләргә ярдәм итү теләгенең зур булуын сизә идем. Укытучы һөнәрен милиционерныкына алыштыру турында озак уйламадым, - ди ул.
Башкалардан Фәрит Габделкадыйр улы тынгысыз һәм ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Һәр эшне, халыктан килгән гариза-мөрәҗәгатьне җентекләп өйрәнә, һәрберсенә җавап бирергә тырыша.
Намуслы хезмәте өчен Фәрит Яфаров ТР Эчке эшләр министрлыгының "Милициянең иң яхшы участок инспекторы" һәм башка күп санлы грамоталары белән бүләкләнгән. Мактау кәгазьләре арасында Россия Эчке эшләр министрлыгы бүләкләре дә күп.
Пенсиягә чыгарлык эш стажы тулса да, лаеклы ялга китәргә ашыкмый әле ул.
- Кешеләргә ярдәм итүне үземнең төп бурычым кебек кабул итәм. Кайдадыр, кемгәдер минем ярдәм кирәккәндә тыныч күңел белән өйдә утыра алмыйм. Иртәгәсе көннең ничек үтәсен минутына кадәр беләм. Халык мине көтә, мин ансыз һәм погонсыз яши алмыйм инде, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция

2
X