Заман сулышы

6 декабрь 2012 яңалыклары

  • 6 декабрь 2012 - 12:30
    Минем яраткан әнием
    Әни-әнием, кояшым минем дип бөтен дөньяга кычкырасым килә, чөнки мине яратучы, ана назы бирүче әниемне таптым. Ничек көттем мин аны, тәрәзәләргә карап. Иртән торганда башымнан сыйпап уятуы, кич йокларга ятканда өстемә җылы юрган ябып, елмаеп тыныч йокы теләп, матур әкиятләр сөйләве турында хыялландым. Әнием сабыр, киң холыклы, юмарт, бик шаян...
    564
    0
    0
  • 6 декабрь 2012 - 12:25
    Авылыбыз артистлары
    Түбән Чыршылы Мәдәният йортында "Җидегән чишмә" түгәрәге эшли. Аның сәнгать җитәкчесе - Талига Шамил кызы Сәйфиева. Ул һәр бәйрәмдә төрле чаралар үткәреп, авыл халкын куандыра, конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Күптән түгел "Халкым чишмәләре" бәйгесендә, түгәрәктә йөрүчеләр белән катнашып, Гран-при алган иде. 30 ноябрь көнне Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен куеп, авыл...
    604
    0
    0
  • 6 декабрь 2012 - 12:22
    Укытучы әнисе бит без!
    Иртәгә Әниләр бәйрәме дигән көнне телефон шалтырый: "Әни, иртәгә мәктәптә сезнең өчен бәйрәм үткәрәбез, киявең Илдус кайтып ала", - ди кызым Венера. Без мәктәпкә килгәндә, әниләр җыелган иде инде. Бик күңелле очрашу булды ул, әллә кайчангы танышлар кебек кочаклашып күрештек. Минем кызым Венера Минсәгыйть кызы Сәмигуллина 15 ел инде 11...
    484
    0
    0
  • 6 декабрь 2012 - 09:28
    “Әбүнәче көне”
    12 декабрьдә үзәк почтада җирле редакцияләр катнашында "Әбүнәче көне" үткәрелә. Шул көнне "Заман сулышы" на язылучылар арасында редакция приз уйнатачак. Ул үзәк почтада - Куйбышев урамы, 15 нче йорт адресы буенча, 15.00 сәгатьтә башлана. Үзегез килеп чыга алсагыз, тагын да яхшы булачак.
    0
    0
    0
  • 6 декабрь 2012 - 04:22
    Лениногорск Балалар йортына Мәскәү журналистлары килде
    Кичә Лениногорск Балалар йортында төшерү төркеме белән беренче каналда чыгучы "Пока все дома" тапшыруының "У вас будет ребенок" рубрикасы режиссеры булып китте. Үзәк телеканалның корреспондент-операторлары шәһәребездә яшәүче ятим балалар турында сюжет һәм видеопаспорт әзерләде. Әлеге материаллар бала алырга теләүчеләр өчен махсус "Видеопаспорт" мәгълүмати системасына кертеләчәк. Аны www.videopasport.ru сайтына кереп карарга...
    433
    0
    0
Реклама