Заман сулышы

12 февраль 2013 яңалыклары

  • 12 февраль 2013 - 10:06
    Эшлиселәр шактый әле
    Районыбыз авылларында ике атна буе дәвам иткән халык җыенына Кирлегәчтә нокта куелды. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында үтте. - Авылда барлыгы 243 хуҗалык (шуның 19ы Алтай поселогында), анда 516 кеше яши - дип башлап җибәрде җыенны авыл җирлеге башлыгы Халисә Фазылова. Теләсә кайсы авылның киләчәген яшь буыннан чыгып билгелиләр....
    418
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:58
    Лениногорскида мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән
    Шәһәрдә мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән. Акча реформасы була дигән булып, өлкән кешеләрнең ышанычын яулый һәм акчаларын "алыштыралар" икән. Пенсионерның акчасын алып, йә шома гына чыгып качалар, яисә ялган акча тоттырып калдыралар, ди. Лениногорск эчке эшләр бүлеге сезне уяу булырга чакыра. Әгәр алдарларга юлыксагыз, кичекмәстән 02, 2-72-20 номерлары буенча полициягә...
    515
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:51
    Хезмәтне саклау кайда да кирәк
    "Лениногорский" санаторий-профилакториенда "Лениногорскнефть" идарәсенең 2012 елда хезмәт хәвефсезлеге буенча даими эшләп килүче комиссия утырышы үтте. Анда узган елда промышленность, янгын куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм шул юнәлешләрдә башкарылган эшләр, агымдагы елга куелган бурычлар хакында сүз барды. Аның эшендә идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, баш инженер Ринат Габдрахманов, "Татнефть" җәмгыятенең промышленность куркынычсызлыгы һәм...
    558
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:48
    Мөнирә әби
    Булганына шөкер итеп, сабырлыгын җуймаган, дөньяны ничек бар шулай яраткан кешеләрне ничек якын итмисең, ди? Үзенең туксанынчы феврален, кышкы кардай пакъ җаны белән гомер иткән нигезе тупсасында аягүрә каршы алган Мөнирә әби әнә шундый сирәк затлардан. Мөнирә Нургали кызы Шәймөхәммәтова 1923 елның 13 февралендә элекке Шөгер районының Бәкер авылында, ишле...
    653
    0
    0
  • 12 февраль 2013 - 09:36
    Песи рәнҗеше түгелме?
    Мин үткән гасырның 50 нче еллар баласы. Без үскәндә күршеләр бер-берсе белән бик дус яши: бәлеш салсалар да, коймак пешерсәләр дә кунакка чакырып сыйлашалар, кич утыралар иде. Бала-чага алар тирәсендә кайнаша, өстәл янына утырганда тәм-томнардан авыз итә идек. Гаиләдә төпчек бала булгангадыр инде, мин гел әни тирәсендә уралдым. ...Миңа 8...
    938
    0
    0
Реклама