Заман сулышы

17 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 17 сентябрь 2013 - 10:23
    Лениногорскида авыручылар саны арткан
    Роспотребнадзор территориаль бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, шәһәр һәм районда кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручылар саны арткан. Узган атнада 293 кеше шул сәбәпле табибларга мөрәҗәгать иткән, аларның 234е - 14 яшькәчә булган балалар. Авыруның контроль күрсәткече берничә тапкырга артып киткән. Табиблар бүлмәләрне ешрак җилләтеп торырга, кешеләр күп йөргән урыннарга бармаска...
    525
    0
    0
  • 17 сентябрь 2013 - 10:21
    “Нечкәбил”дә якташыбыз – Айгөл Әхмәтова
    «Нечкәбил» республика конкурсында катнашып, якташыбыз Айгөл Әхмәтова дипломга лаек булды. Ул 12нче лицейда татар теле укыткан, хәзерге вакытта декрет ялында - кызы Ләйләне үстерә. - Конкурста катнашу тәкъдиме Мәгариф идарәсеннән килде. Озак уйлап тормастан, тәвәккәлләп, әлеге бәйгегә ризалаштык. Аңа әзерләнергә безгә гаилә дуслары - Ильяс белән Ләйсән Фәрхетдиновлар, Илмир белән...
    468
    0
    0
  • 17 сентябрь 2013 - 10:20
    Лениногорск егетләре остара бара
    Шәһәребездә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча бөтенроссия ярышлары үтте. Анда Уфа, Нязепетровск, Казан һәм Лениногорскидан 19 яшькәчә булган егет һәм кызлар катнашты. Безнең спортчыларның уңышлары сөендерә. Өч категориядә - 2002 елгы һәм яшьрәкләр, 2000 - 2001 елгы, 1998 - 1999 елгылар арасында барлык призлы урыннар да лениногорскилыларда.
    486
    0
    0
  • 17 сентябрь 2013 - 10:15
    Бәрәңге сабагының урыны чүп янында түгел
    Чисталык үзебездән тора дип әйтергә яратсак та, шулай булсын өчен тырышучы халык бик аз шул. Күптән түгел шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев газет һәм телевидение хезмәткәрләрен рейдка алып чыкты. Чисталык булмау нәрсәдә күренә соң? Хәзер бакчаларда эш тәмамланып килә, бәрәңге сабакларын, корыган үлән һәм коры-сарыны шәхси секторда яшәүчеләр чүп...
    692
    0
    0
  • 17 сентябрь 2013 - 10:11
    Кояшлы бәйрәм
    Бәйрәмнәрнең төрлесе бар. Сабый дөньяга килү шатлыгы, якыннарыңның истәлекле көннәре, гаилә тантаналары, ил өчен күренекле вакыйгалар да дулкынландыргыч мизгелләр рәвешендә хәтердә кала. Ә менә гомер бәйрәме тормышыбызда аеруча мөһим урын тота. Шөгер ягының күренекле шәхесе, иганәче, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга торучы, тынгысыз милли җанлы Рушания Бикбова алтмышынчы чәчәкле көзен үзләре...
    530
    0
    0
Реклама