Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәрәңге сабагының урыны чүп янында түгел

Чисталык үзебездән тора дип әйтергә яратсак та, шулай булсын өчен тырышучы халык бик аз шул. Күптән түгел шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев газет һәм телевидение хезмәткәрләрен рейдка алып чыкты. Чисталык булмау нәрсәдә күренә соң? Хәзер бакчаларда эш тәмамланып килә, бәрәңге сабакларын, корыган үлән һәм коры-сарыны шәхси секторда яшәүчеләр чүп...

Чисталык үзебездән тора дип әйтергә яратсак та, шулай булсын өчен тырышучы халык бик аз шул. Күптән түгел шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев газет һәм телевидение хезмәткәрләрен рейдка алып чыкты.
Чисталык булмау нәрсәдә күренә соң? Хәзер бакчаларда эш тәмамланып килә, бәрәңге сабакларын, корыган үлән һәм коры-сарыны шәхси секторда яшәүчеләр чүп контейнерлары янына чыгарып ташлый. Алар анда тау кадәрле өелеп, тирә-якны пычратып ята. Элегрәк "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте чүпне чыгарып өлгерә алмый дип зарлансак, бу юлы киресен күрдек. Без барган беренче урам-Камышлы иде. Урамга керүгә үк каты көнкүреш калдыклары өчен куелган чүп савытлары буш, контейнерлар янында бәрәңге сабаклары өелгән. Нәфис Ибраев әйтүенчә, шәхси секторда яшәүчеләр төзекләндерү кагыйдәләрен бар дип тә белми, бернигә дә карамыйча үзенең чүбен чыгарып өя. Ә бит болар каты көнкүреш калдыкларына керми. Мондый чүпләрне чыгаруда "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте ярдәмгә килергә әзер. Берничә йортта яшәүчеләр берләшеп, 2-62-13 телефоны буенча диспетчерга яки 2-62-81 телефонына экологка шалтыратып, чүпне алып китәргә заявка бирсәләр, җәмгыять хезмәткәрләре моны башкарачак. Шулай ук төзелеш калдыкларын, иске мебель, тәрәзә рамнарын чүп контейнерлары янына өйгәнче, әлеге алымнан файдаланырга була (сүз уңаеннан, монысы күпфатирлы йортта яшәүчеләргә дә кагыла). "Тик бездә халык мондый эзлеклелеккә, тәртипкә өйрәнмәгән, ди Нәфис Ибраев. - Мондый күренешләр Геофизика, Писмәндә, Высоковольтная, Мурзин урамнарында да очраштыргалый, һәм соңыннан үзләре үк моң-зарларын «Халык контроле» порталына язалар», ди ул.
...Камышлы урамы буенча йөрүне дәвам итәбез. Тагын чүп контейнерлары янында шундый күренеш. Ул көнне яңа оешкан "АрхГрадСтройКонтроль" учреждениесе инспекторлары да рейдка чыккан иде. Үзләрен "муниципаль контроль" дип таныштыручы хезмәткәрләр йорт буенча йөреп караса да, файда булмады. Чөнки капкалары йә бикле, йә бозау кадәр эт килеп чыга, өйдән чыгучы кешеләр дә күренмәде. Хәер, йортка кереп, хуҗасы белән сөйләшсәң, берсе дә: "Әйе шул, мин ыргыткан идем", димәячәк. Һәрвакыттагыча, бездә гаеплене табып булмый.
Чүплекләр янында зур габаритлы төзелеш калдыклары, иске флягага хәтле күрдек без ул көнне. Чиста булганны һәрберебез ярата, тик моңа өлеш кертүчеләр бик аз. Әлеге хезмәткәрләрнең рейдлары дәвам итәчәк, халыкның мондый гамәлләрен вакытында күреп алулары һәм административ җаваплылыкка тартулары да бар. Шунлыктан, чисталык буенча билгеле бер кагыйдәгә буйсынып яшәсәк иде, бигрәк тә быелгы, ягъни экология елында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чњп

2
X