Заман сулышы

“Нечкәбил”дә якташыбыз – Айгөл Әхмәтова

«Нечкәбил» республика конкурсында катнашып, якташыбыз Айгөл Әхмәтова дипломга лаек булды. Ул 12нче лицейда татар теле укыткан, хәзерге вакытта декрет ялында - кызы Ләйләне үстерә. - Конкурста катнашу тәкъдиме Мәгариф идарәсеннән килде. Озак уйлап тормастан, тәвәккәлләп, әлеге бәйгегә ризалаштык. Аңа әзерләнергә безгә гаилә дуслары - Ильяс белән Ләйсән Фәрхетдиновлар, Илмир белән...

«Нечкәбил» республика конкурсында катнашып, якташыбыз Айгөл Әхмәтова дипломга лаек булды.
Ул 12нче лицейда татар теле укыткан, хәзерге вакытта декрет ялында - кызы Ләйләне үстерә.
- Конкурста катнашу тәкъдиме Мәгариф идарәсеннән килде. Озак уйлап тормастан, тәвәккәлләп, әлеге бәйгегә ризалаштык. Аңа әзерләнергә безгә гаилә дуслары - Ильяс белән Ләйсән Фәрхетдиновлар, Илмир белән Назилә Шәфыйковлар, Расих белән Лилия Саримовлар, шулай ук Марат Габдрахманов ярдәм итте, - ди ул.
Башта Әлмәттә узган зона конкурсында катнашып җиңеп чыга. Аннары өч дистәдән артык гүзәл зат арасында районыбыз данын яклый.
Конкурсның финал өлеше «Эрмитаж»ның концерт залында үтә. Айгөл «Көмеш туйга бүләк» дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә. Тамашачыларга әти-әнисенең көмеш туена кызы Ләйләне бүләк итүе турында сөйли. Башка катнашучылар арасында Айгөл ире Дамир белән яшь, талантлы һәм заманча пар булуы белән аерылып тора.
Бәйгедә Әхмәтовлар гаиләсе милли ризыклардан өстәл әзерләп тә шаккатыра. Тәмле ризыклардан авыз итәргә теләүчеләргә Айгөл бавырсак, чәк-чәк, каз тәкъдим итә. Һәм менә бүләкләү мизгелләре: Айгөл Әхмәтовалар «Лениногорск районының иң уңышлы гаиләсе» дипломы белән бүләкләнә. Әхмәтовлар гаиләсен җиңүләре белән тәбрик итеп, озын гомер һәм бәхет телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: