Заман сулышы

29 октябрь 2013 яңалыклары

  • 29 октябрь 2013 - 09:31
    Лениногорск районы Федотовка авылында халык җыены
    Авылның киләчәгенә битараф булмаган кеше җыенга килми калмый, дип уйлыйм мин. Федотовка мәдәният йортына да ул көнне иң активлар җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова чыгышыннан күренгәнчә, авылдагы 220 йортта 423 кеше яши. Шуларның 107се мал-туар асрый, 23 савым сыеры бар. Мөгезле эре терлек, сарык-кәҗә, кош-корт, умарта асрау да...
    459
    0
    0
  • 29 октябрь 2013 - 09:29
    Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында халык җыены
    Яңа Иштирәк авылы халкы, олы юлдан тыз-быз җилдерүче машиналарга карата берәр чара күрегез әле, дип мөрәҗәгать итте җыенда. Югыйсә, ул машиналар, көтү кайтканны да күрмәмешкә салышып, үз юлында баруын дәвам итә икән. Халык авылның ике башында юл билгесе куюны сорый. Әлеге сорау үткән елгы җыенда да кузгатылган булуга карамастан, бернинди...
    452
    0
    0
  • 29 октябрь 2013 - 09:20
    Лениногорск шәһәре мэриясендә киңәшмә
    Мэриядә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә шәһәр һәм районда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше тармагындагы хокук бозуларны кисәтү буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, хокук саклау органнары, сәламәтлек һәм мәгариф бүлеге вәкилләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашты. М.Михеева алкоголь продукциясенең законсыз...
    458
    0
    0
  • 29 октябрь 2013 - 09:15
    Лениногорск районында куркыныч фаҗига
    27 октябрьдә Куакбаш авылы янында зур авария була. 30 яшьлек хатын идарә итүче "Лада Калина" машинасы "ВАЗ-21099" автомобиле белән бәрелешә. Ул авыр тән җәрәхәтләре ала. Ә икенче машинадагы йөртүче һәм пассажир шунда ук үлә, өченчесе - өч яшьлек бала авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана, дип...
    460
    0
    0
  • 29 октябрь 2013 - 09:13
    Лениногорск егетләре шинель кия
    Көзге чакырылышта шәһәр һәм районнан 120ләп егет армия сафына алыначак, дип хәбәр итәләр хәрби комиссариаттан. Беренче озату 9 ноябрьдә була. Ул көнне армиягә 7 егет китәчәк. Алар Екатеринбург, Санкт-Петербург, Псков, Самара кебек шәһәрләргә китәр дип көтелә. Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
    366
    0
    0
  • 29 октябрь 2013 - 09:11
    Лениногорскилылар гриппка каршы
    Гриппны профилактикалау, аның авыр нәтиҗәсен булдырмау максатында, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» гриппка каршы прививканы үзвакытында ясатырга киңәш итә. Вакциналар турында мәгълүматны хастаханәнең эпидемиология бүлегеннән алырга мөмкин. Тел.: 5-34-98
    467
    0
    0
Реклама