Көзге чакырылышта шәһәр һәм районнан 120ләп егет армия сафына алыначак, дип хәбәр итәләр хәрби комиссариаттан. Беренче озату 9 ноябрьдә була. Ул көнне армиягә 7 егет китәчәк. Алар Екатеринбург, Санкт-Петербург, Псков, Самара кебек шәһәрләргә китәр дип көтелә. Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз