Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 октябрь көненә район хуҗалыклары 34 тоннадан артык сөт савып алган.
Сөт саву буенча лидерлар рәтендә "Ганиев И.М.", "Хәбибуллин Ф.З." фермер хуҗалыклары һәм "Зеленогорский" бүлекчәсе. Узган ел шул көндәге белән чагыштырганда, кайбер хуҗалыкларда, мәсәлән, "Сатурн-Урал", "Ленин", "Чулпан", "Маркс"та сөтнең кимүе күзәтелә. Әллә сыерлар ташлата...